Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36 |
| E-Mail: | lic.cheremshan@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Черемшанский лицей" |
| Руководитель: | Мугизов Марат Амирович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 388 учащихся |
| У нас учат: | 32 учителей |
Новости МБОУ "Черемшанский лицей"
Әдәби марафон – 2019
Опубликовано: 15.05.2019
Проектның максаты - яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Гадәт якынча 21 көн дәвамында формалаша дигән фикер бар. Проект кысаларында көн саен татарча әдәби әсәр укырга һәм укыган әлеге әсәрдән иң кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанкитапнәшрияты һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк. Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен үз эченә алган башка татарча хэштегларны да кулланырга киңәш ителә (мәсәлән, #ХәсәнТуфан #кайсыгызныңкулыҗылы #идел #казанутлары һ.б.).
Проект Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты белән бергә оештырылып үткәрелә. Бәйгенең ешлыгы - квартал саен. Марафон 1 нче гыйнвар, 1 нче апрель, 15 нче июль (мәктәп укучылары өчен генә), 1 нче октябрь көннәрне башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара, марафоннарда татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала.
Проектта катнашу өчен марафон башланыр алдыннан Татарстан китап нәшриятының ВКонтакте челтәрендәге төркеменә (https://vk.com/tatkniga) керергә һәм марафонның рәсми берләшмәсендә (https://vk.com/adabimarathon) беркетеп урнаштырылган игълан-яңалыкка комментарийларда "+" тамгасы куеп, татар телендә исем-фамилияне язып катнашырга теләк белдерергә кирәк.
Марафончылар өчен аерым чат оештырылачак (марафон башланып китеп 2-3 көн узгач), чатка эләгү өчен проектның идея авторы Рал Гатауллин (https://vk.com/belem) белән ВКонтакте социаль челтәрендә дус булу сорала. Үзендә яхшы гадәт тәрбияләргә теләк белдереп "+" куйган һәм марафонда катнаша башлаган кулланучылар гына махсус ясалган әлеге марафон чатына өстәләчәкләр, шул рәвешле китап укучылар өчен үзара аралашу, фикер алышу мәйданчыгы булдырылачак.
Бәйгегә нәтиҗәләрне оештыру комитеты (Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты вәкилләре) ясый. Финалга 21 көн дәвамында онлайн-марафонда барлык таләпләрне үтәп катнашкан китап укучылар чакырулы. Финал тантанасында, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән беррәттән, танылган татар язучылары һәм шагыйрьләр белән очрашу үткәрелә, Татарстан китап нәшриятында яңа нәшер ителгән китаплар белән таныштыру оештырыла.
Бәйге финалистлары арасында I, II, III урыннар да билгеләнә, әлеге дәрәҗәле урыннар татар әдәбиятын ВК челтәрендә аеруча нык популярлаштыган, татар әдәбиятына карата иң нык кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләгән марафончыларга бирелә. Җиңүчеләр оештыру комитеты рәисе, ВКонтакте социаль челтәренең татар теленә тәрҗемә итүчеләр төркеме координаторы Раил Гатауллин төзегән махсус формула нигезендә исәпләп ачыклана.
Безнең лицей укучыларыбыз да Әдәби марафонда актив катнаштылар.
#черемшанскийрайон#черемшанскийлицей#минорб #vospitanie #vospitaniemoinrt #vospitanie #moinrt #minobrrt
Источник: Администрация лицея.
К списку новостей
















