Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Черемшан, ул. М.Титова, 24 |
| Телефон: | +7(843)-962-52-70 |
| E-Mail: | Gulfia.Ibyatova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Черемшанский детский сад №3 " Родничок" |
| Руководитель: | Ибятова Гульфия Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 65 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Инвалидлар җәмгыятенә экскурсия 03.07.2019

Бүген без экскурсиягә инвалидлар җәмгыятенә бардык. Алар безнең балаларыбызны үзләренең сенсор бүлмәләрендә ял итәргә чакырдылар. Ә без бик рәхәтләнеп ризалаштык. Балаларга монда бик охшады. Кемгәдер монда комда рәсем ясарга, кемгәдер массажлы юл, кемгәдер өстәл уеннарыохшады. Мондагы апалар аларны тәмле соклар белән дә сыйладылар. Рәхмәт аларга.
-
Бүген полициядә булдык 02.07.2019

Мәктәпкә әзерлек төркеме Эчке эшләр бүлегенең музеендә экскурсиядә булды. Полиция хезмәткәрләре балаларга җәмгыятьне саклаучыларның формалары тарихта ничек үзгәргән, шуны күрсәтеләр. Юл хәрәкәте инспекциясе ничек эшли. Эш вазифаларын үтәгән вакытта вафат булган Мирсәет Кәбировның хәтер тактасын карадылар.
-
Җиләкле җәй... 01.07.2019

Безнең балалар участогында җир җиләге дә үсә. Балалар белән яз көне яфракларын күзәттек, чәйгә дип җыйдык. Чәчәккә төренгәч җиләкләрнең чәчәкләрен күзәттек, иснәдек. Инде менә җиләкләребез өлгерде. Җиләк йөрәктән, кан тамырыннан бик файдалы. Анарда бик күп кирәкле витаминнар бар. Җиләкләр белән сыйланып калыйк!
-
Җәйге гимнастика. 28.06.2019

Җәйге чорда безнең балалар бакчасында гимнастиканы саф һавада үткәрәләр . Балаларга бу бик ошый.
-
Дәүләт автомобиль инспекциясе идәрәсендә экскурсиядә 27.06.2019

Балалар белән тагын бер экскурсиягә бардык. Бу юлы дәүләт автомобиль инспекциясе белән таныштырдылар. Балалар юл билгеләрен дә кабатлап алдылар. Әле мондагы тир бүлмәсен дә карадылар. Ахырдан балаларга төрле китаплар, гәҗитләр, билгеләр дә тараттылар.
-
Тарих һәм туган якны өйрәнү 26.06.2019

Бакчабызнын зурлар төркеме бүген “Тарих һәм туган якны өйрәнү” музеенда кунакта булдылар. Балаларны музей хезмәткәрләре бик шатланып каршы алдылар, балаларга аңлаешлы итеп экскурсия үткәрделәр. Мондагы һәр нәрсә дә балаларга бик охшады. Бигерәк тә җәнлекләр, хайваннар балаларның игътибарын җәлеп итте. Экскурсия балаларга бик охшады.
-
Сәламәтлек көне 25.06.2019

Бүген без бакчабызда “Сәламәтлек көне” үткәрдек. Сәламәтлек нидән башлана, ни өчен без иртәнге зарядка ясыйбыз, ничек дөрес тукланырга кирәк. Балаларга бүген шул сорауларга һәм тагын бик күп сәламәтлек турында белемнәрен ныгыттылар. Төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Барыбыз да сәламәт булыйк!
-
Үсемлекләр көне 24.06.2019

Бүген безнең балалар бакчасында “Үсемлекләр көне” үтте. Үсемлекләр дөньясына сәяхәт чәчәкләрдән, бакчада үскән җиләкләр белән башланып китсә, куаклар, агачлар ягында дәвам итте. Бакчада үскән һәр үсемлекнең файдалы якларын балалар рәхәтләнеп өйрәнделәр. Тәрбияче апалары үсемлекләргә карата мәхәббәт, сакчыл караш кирәклеген дә исләренә төшерде.
-
Бакчачылар көне 21.06.2019

Муратшина Г.М. уртанчылар төркеме балалары белән бакчачылар көнендә яшелчәләр бакчасына чыктылар. Төрле яшелчә барлыгын күзәттеләр, чүп үләннәрен җыйдылар, түтәлләргә су сиптеләр. Көзгә мул уңыш көтеп калабыз.
-
Яшь тикшеренүчеләр 20.06.2019

Без “Чишмәкәй” балалар бакчасындагы кечкенәләр төркеме белән тәҗрибә үткәрүне дәвам иттек. Ком тегермәненнән ничек ком чыга, комны юешләткәч нинди формага кертеп булганын тикшердек. Суда җиңел әйберләр калка, авырлары бата. Шуларны тәҗрибә ясап нәтиҗәгә килдек. Бик күңелле вакыт үткәрдек.









