Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа имени академика Р.З. Сагдеева" Буинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, РТ, город Буинск, ул. Карла Маркса, д. 72/52 |
| Телефон: | +7(843)-743-15-67 |
| E-Mail: | buinsk_lunka@mail.ru, Sag.bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ имени Р.З.Сагдеева" |
| Руководитель: | Победимская Светлана Евгеньевна |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 35 |
Новости школы/Мәктәп яңалыклары
Шәҗәрәләр – нәсел агачы
Опубликовано: 26.11.201420 нче ноябрь көнне безнең мәктәптә «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» исемендәге I төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. I турга Рәсәй төбәкләре һәм республикабыз районнары укучыларыннан 263 фәнни эш кабул ителгән иде. Шулардан 85 эш II турга узды. Фәнни –гамәли конференцияне мәктәпнең актлар залында тантаналы төстә Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Н. Садретдинова ачып җибәрде. Президиум составында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту процессын укыту-методик тәэмин итү буенча төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы консультанты Кадрия Фатыйх кызы Фәйзрахманова, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият һәм Сәнгать институты галимнәре Зөфәр Гомәр улы Мөхәммәтшин һәм Рифат Фердинат улы Мирхаев, “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакторы урынбасары Хәмзә Фәрхәт улы Бәдретдинов, Сембер өлкәсе Мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Әлфия Сәмигулла кызы Абутдинова, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгының укыту-методик эшләре буенча урынбасары Рамил Фарук улы Фәхретдинов, Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлекчәсе җитәкчесе, “Байрак” газетасы редакторы – Гакыйл Гәрәфетдин улы Камалетдинов бар иде. Конференция кунаклары - Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Галәметдинова Р. Д., “Мәдәни җомга” газетасы журналисты Сөембикә Кашапова, “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакторы урынбасары Бәдретдинов Х.Ф, “Сөембикә” журналы хезмәткәре Эльмира Закирова, “Болгар” радиосы журналисты Фаил Гыймадов, Буа муниципаль районы “Туган як” музее директоры –Люция Мәүлет кызы Әхмәтҗанова, Буа мәдрәсәсе директоры Рәшид Ильяз улы Маликов, “Буа дулкыннары” җирле телевидениесе хезмәткәрләре секция эшләрендә дә катнашты.
К списку новостей





