Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа имени академика Р.З. Сагдеева" Буинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, РТ, город Буинск, ул. Карла Маркса, д. 72/52 |
| Телефон: | +7(843)-743-15-67 |
| E-Mail: | buinsk_sagdeeva@mail.ru, Sag.bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ имени Р.З.Сагдеева" |
| Руководитель: | Победимская Светлана Евгеньевна |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 35 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа имени академика Р.З. Сагдеева" Буинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Туган көнемә килегез! 29.12.2014

Татар теле һәм әдәбияты декадасы көннәрендә “Туган көнемә килегез!” темасына 6-А сыйныфта укытучы Сиринә Сәгыйть кызы Шәрәфетдинова ачык дәрес үткәрде. Заманча инновацион технологияләр кулланып үткәрелгән әлеге дәрес мәктәп администрациясе тарафыннан югары бәяләнде. Соңыннан, аттестация узучы укытучы буларак, Шәрәфетдинова С. С. методик берләшмәдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
-
Күңелем тәрәзәләре 29.12.2014

24нче декабрь көнне 7-а сыйныфында “Күңелем тәрәзәләре” темасына үткән татар теле дәресе (укытучылар Фәткуллова М. Г., Абдуллина Ф. Г. )укучылар күңелендә озак сакланыр. Әлеге дәрестә Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллованың “Бәхетле бул!” аудиоҗыентыгы тәкъдир ителде. Иҗади остаханәдә укучылар авторның төрле темаларга язылган шигырьләрен сөйләделәр, җырларын тыңладылар, кызыклы сорауларын бирделәр. Әниләргә багышлап эшләнгән клипка укучылар да югары бәя бирде. Актив, матур чыгыш ясаучыларга коллегабыз шәхси призларын тапшырды.
-
Профсоюзная елка. 27.12.2014

Самый волшебный из праздников в году – это Новый год.
Сегодня было организовано яркое и увлекательное представление у ёлки для детей работников школы. Сделать детский праздник незабываемым, открыть детям окно в мир удивительных чудес, волшебных звуков и красок, оставить яркий след в душе ребенка – вот задача, которую поставили перед собой учащиеся 10 класса. И они с ней блестяще справились!
МОЛОДЦЫ!
-
Мәктәп сәхнәсендә –“Албасты” әкияте 25.12.2014

Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты декадасы көннәре бара. 23нче декабрь көнне 3-б сыйныфының рус төркемендәге укучылар (укытучысы –Еремеева Фирания Рәшит кызы) Рабит Батулланың “Албасты” әкиятен сәхнәләштерделәр. Укучылар, рольләргә бик оста кереп, әкиятнең эчтәлеген ачып бирделәр. Соңыннан әкият геройлары бергәләп”Кояшлы ил –безнең ил” җырын башкардылар.
-
“Бәхетле бул!” 24.12.2014

Коллегабыз Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллованың “Аксу” студиясендә җырлары, шигырьләре тупланган аудиоҗыентыгы дөнья күрде. Әлеге җыентыкка мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сиринә Сәгыйть кызы Шәрәфетдинова һәм Алсу Фәрит кызы Хөснетдинованың коллегабыз иҗаты турындагы фикерләре дә урын алган.
-
Иҗади бәйге 23.12.2014

4нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары арасында “Укытучымны беләмме?”, “Безнең портрет”, “Табигать бүләге –чәчәкләр” номинацияләре буенча иҗади бәйге үткәрелде. Җиңүчеләр –
I урын –Галиев Камил (4А сыйныф)
II урын –Фәйзуллин Искәндәр (4А сыйныф)
III урын –Төхфәтуллина Ләйсән (4А сыйныф)
6нчы сыйныфлар арасында
I урын – Измайлов Наил
II урын – Бикчәнтәева Лиягә булды.
Җиңүчеләргә укытучы Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова шәхси призларын тапшырды.
-
Победитель конкурса «Лучший урок письма 2014» 22.12.2014

Климовский Руслан, ученик 8 класса стал победителем регионального этапа Всероссийского конкурса «Лучший урок письма 2014» в номинации «А.С.Пушкин: Чтение – вот лучшее учение!» (руководитель – Хисматова Л.Р.)
Руслана лично пришли поздравить - Стюфеев А.С., руководитель группы по связям с общественностью Управления почтовой связи РТ и специалист отдела кадров Буинского межрайонного почтамта Никифорова М.Н. На школьной линейке они вручили победителю Диплом и ценные подарки.
Поздравляем!
-
Заседание Совета детских организаций Республики Татарстан 20.12.2014

Карасёва Яна, ученица 9а класса, член районной Детской Думы, Совета лидеров школы с 15 по 17 декабря 2014 года участвовала на новогоднем заседании Совета детских организаций Республики Татарстан. На заседании присутствовали активисты не только из республики Татарстан, но и из Тульской области. Для ребят проводились квесты на сплочение, мастер-классы. Гостям было рассказано о структуре СДО и его брендовых проектах , о самых значимых мероприятиях, которые проводились в течение этого года Советом Детских Организаций, или с его участием. Гости из Тульской области также рассказали о своей деятельности.
-
Яраткан әкият героем 19.12.2014

Татар теле һәм әдәбияты декадасының бер көне татар халык әкиятләренә багышланды. Бу көнне 1Б сыйныф укучылары татар халык әкиятләре белщн таныштылар. Укытучы Еремеева Фирания Рәшит кызы әзерләгән кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан үзләренә ошаган әкият геройларын рәсемнәргә төшерделәр.
-
Белемнәрен тикшерделәр 19.12.2014

17нче декабрь көнне 9нчы сыйныф укучылары татар теле буенча белемнәрен тикшерделәр, диагностик тестлаштыру үттеләр.





