муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 9 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 ( 288 ) 289 290 >>
-
Башлангыч сыйныф укучылары өчен “Велосипед һәм юл” дигән темага “Юл һәм без” дип исемләнгән тәрбия чарасы үткәрелде. Җитәкчесе- Ахметшина Л.С. 07.05.2014

-
Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган төрле чаралар бик еш оештырыла. Менә күптән түгел бу юнәлештә тагын бер күпкырлы иҗади бәйге уздырылды.Чараның “Җиңү көнен - яшь буын хәтеренә” дип аталган дивар газеталары бәйгесендә “Хәтерләрдә безнең саклана” исемле номинациядә мәктәбебезнең 4 сыйныф укучысы Галиуллина Гөлназ җиңү яулады. Йомгаклау тантанасында ул үзенең җитәкчесе Гыйзәтуллина Гүзәл Равил кызы белән катнашты. 07.05.2014

-
28 апрель татар теле һәм әдәбияты айлыгы планы нигезендә авыл һәм мәктәп китапханәләрендә эшләп китүче һәм эшләүче китапханәчеләр катнашында “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип аталган мәктәпкүләм кичә үткәрелде. Бәйрәмгә килүчеләр үзләренең эшләре, китапка булган хөрмәт турында сөйләделәр, укучыларга киңәшләрен бирделәр. Кичәне оештыручы Исланова Г. Г. һәм Шәрәфетдинова Л.Г. бәйрәмне укучыларның чыгышлары белән үреп алып бардылар. Бәйрәм барысына да ошады. 29.04.2014

-
28 нче апрельдә Буа шәһәренең Ял үзәгендә Бөтенрәсәй балалар экологик форумының район этабын йомгаклау тантанасы булды. Мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучысы Әхмәдуллина Чулпан «Многообразие вековых традиций » номинациясендә 1нче урын яулады. Җитәкчесе - Ахметшина Л.С. 28.04.2014

-
26 нче апрельдә башлангыч сыйныф укучылары Г.Тукайның тууына 128 ел уңаеннан үткәрелгән Шигрият бәйрәмендә бик актив катнаштылар. Алар Г.Тукай һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен бик оста сөйләделәр. Галиуллина Гөлназ, Бикчәнтәев Данис, Әхмәдуллина Чулпан, Валиуллова Диләрәләр үзләре язган шигырьләре белән тыңлаучыларны таң калдырдылар. 26.04.2014

-
25 апрельдә Буа шәһәре китапханәсенең район администрациясе белән берлектә “Тукай – безнең күңел түрләрендә” дип исемләнгән шигырь укучыларның район бәйгесе үтте. Анда мәктәбебездән Бикчәнтәев Данис (укытучысы Әхмәтшина Л.), Шәрәфетдинова Зөлфия, Әхмәтшина Зилә (укытучысы Шәрәфетдинова Л.) җиңү яуладылар һәм район администрациясенең Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләккә ия булдылар. Котлыйбыз! 26.04.2014

-
Сәләтлеләр слеты-2014 25.04.2014

-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгының дәвамы Буа шәһәре Туган якны өйрәнү музеенда дәвам итте. Татар телен тирәнтен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру максатыннан оештырылган өстәмә татар теле дәресенә йөрүче укучыларны (җитәкче Шәрәфетдинова Л.Г.) һәм “Танылган шәхесләр” түгәрәге (җитәкче Исланова Г.Г.) әгъзаларын берләштергән коллективка музейда “Китап көне” үткәрделәр. Кичә укучыларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре белән тәмамланды. 25.04.2014

-
Мәктәп укучылары район администрациясе уздырган “ Сәламәт булу- бик шәп ! “ ( “Быть здоровым – это стильно!” ) дип аталган иҗади эшләр бәйгесендә актив катнашты. Күптән түгел бәйге нәтиҗәләренә йомгак ясалып, аның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Мәктәбебезнең 1 сыйныф укучысы Сәлимҗанов Рияз 1 урын алуы уңаеннан Мактау кәгазе һәм акчалата премия белән бүләкләнде.(Җитәкчесе: Гыйзәтуллина Г.Р.) 24.04.2014

-
Мәктәпнең балалар оешмасы актив тормыш алып бара. Әледән - әле сыйныфлар арасында , мәктәп күләмендә төрле бәйгеләр оештырыла. Район күләмендә оештырылган барлык чараларда да без иң актив катнашучылар. Күптән түгел Балалар Думасы әгъзалары белән берлектә районкүләм “ Безнең иҗади ачышлар гасыры “ акциясендә катнашып, уку йорты тормышына багышланган газеталар бәйгесендә “Иң актив катнашучы” номинациясендә җиңеп чыктылар. (Җитәкчесе: Гыйзәтуллина Г.Р.) 24.04.2014






