муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 9 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
Әниләр көне сәхнәсендә безнең беренчеләр! 26.11.2016

-
Чын артист булдылар бәйрәмдә 3 сыйныф укучылары! 26.11.2016

-
Булдырды бүген дүртләр! 26.11.2016

-
5 сыйныфлар чыгыш алдыннан. 26.11.2016

-
Бию остасы Эльзабыз бүген безнең бәйрәмдә! 26.11.2016

-
Укучылар арасында баскетбол буенча уздырылган Спартакиада ярышларында безнең җыелма спорт командасы тагын җиңүгә лаек булды. Инде чын спортсмен булган Фаил, Ранис, Эльвира, Айгөл, Илназ, Әлфис, Раят бүген чын дәрәҗәдә матур уен күрсәттеләр. Тырышлык нәтиҗәсе матур : 2 урын бездә! Команданың тренеры Хәйретдинов Р.Р. үз укучыларыннан бик канәгать , алда булачак җиңүләргә ышана! 25.11.2016

-
Район балалар Думасы планы нигезендә учком рәисе Зөлфия, урынбасар Розана чираттагы утырышта катнаштылар. Лидерларыбыз 1 чиректә башкарылган эшчәнлеккә йомгак ясап, иҗади чыгыш әзерләп бардылар. Чара барышында 2 чиреккә эш планы тәкъдим итү, сыйныфларда дуслык оештыру, идарә системасындагы яңалыклар буенча сораулар каралды. Безнең кызлар җыелыш барышында актив булдылар. 25.11.2016

-
28 нче ноябрьдән 4 нче декабрьгә чаклы “ ВИЧ /СПИД ! ТУКТА!” (Стоп ВИЧ/СПИД”) Бөтенроссия акциясенә старт биреләчәк мәктәптә. Бу махсус чара бүгенге көндә аеруча актуаль һәм кирәкле. Иң төп тәрбияви чаралар 1 нче декабрь көненә планлаштырыла. Бу сорау директор каршындагы утырышта каралды, барлык сыйныф җитәкчеләренә җиткерелде. 24.11.2016

-
Мәктәптә укучылар күпкырлы тәрбия ала. Шуларның бүгенге көндә иң мөһимнәрнең берсе намуслы кеше булып кала белү. Укучылар тормышта канун бозмыйча дөрес яшәү нигезләрен мәктәптә ала. Бу эшчәнлек иҗади эшләр, әңгәмәләр, тәрбия сәгатьләре аша алып барыла. Декабрь аеның беренче декадасы тулысынча шушы эшчәнлеккә багышланачак. 24.11.2016

-
Район мәгариф бүлеге күрсәтмәләре нигезендә төркемнәр эшчәнлеге көннән – көн үзгәреш ала. Заман таләпләренә нигезләнеп аларга төрле юнәлешләрдә эшләр алып барыга туры килә. Максат бары бер: сәламәт яшүсмерләрдән чын патриот тәрбияләү. Бу форсаттан мәктәптә киләчәктә яңа юнәлештә эшләячәк ике отряд барлыкка килде: “Яшь армеец” (“Юнармия” ) һәм “Яшь турист” (“Юный турист”). Бу отрядка укучыларны багышлау гомуммәктәп линейкасында тантаналы рәвештә булачак! 24.11.2016






