муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 9 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
"Ветераннар, ветераннар Сезгә хөрмәт, ихтирамнар, Сез булганда матур булып, Алсу булып ата таңнар."Бөек җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан ветераныбыз Шәрәфетдинов Җәүдәт абый янында булып, аны бәйрәм белән котладык! Шушы якты, матур дөньяда яшәвебез белән без аларга мәңге бурычлы!!! 08.05.2018

-
Яшь Юнармиячеләр Буа шәһәрендә үткәрелгән Юнармия слетында катнашып кайттылар. 07.05.2018

-
Бөек Җиңүне каршылап! Шушы шигарь астында мәктәбебезнең ветеран укытучыларына георгий лентасын тарату акциясе башланды. 1-9 нчы сыйныф укучылары ветеран укытучыларыбызны бәйрәм белән котладылар. 04.05.2018

-
2 - 22 нче апрель көннәрендә безнең мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары Кильдураз авылында урнашкан Республика балалар санаториясендә ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар. 03.05.2018

-
30 нчы апрель көнне мәктәп укучылары һәм укытучылары, хезмәткәрләре зур өмәгә чыктылар. Мәктәп тирәсен чуп - чардан арындырдылар. Уку йортыбыз тагын да ямьләнеп, матурланып китте! 30.04.2018

-
Мәктәптә волонтерлык эше киң таралган. Волонтерларыбыз авылыбызда урнашкан Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәл янын кышын кардан чистартсалар, 9 нчы май бәйрәме алдыннан аны чуп - чардан арындырдылар. 30.04.2018

-
26 апрель - бөек Тукаебыз туган көн. Атналык кысаларында мәктәптә Габдулла Тукайга багышланган Шигырь бәйрәме үткәрелде. Бәйге җырлар, шигырьләр, укучылар чыгышы белән үрелеп барды. Гран-прига Минкашева И. лаек дип табылды. 1 урында Камалова З, 2 урынны Бикчәнтәев Д. һәм Галиуллина Г. бүлештеләр, 3 урында Әюпов А., Садыйкова Г., Хәйретдинова А. иде. 26.04.2018

- 17, 18, 19, 24, 25, 26 апреля и 15 мая в 4-6 классах проходят ВПР. 24 апреля учащиеся 9 класса прошли итоговое собеседование по русскому языку. 24.04.2018
- Мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы бара. 23 апрель конне укучыларыбыз Айдар Фәйзерахманов концертына мәдәни сәяхәткә бардылар. 24 нче апрель көнне 7-9 нчы сыйныф укучылары өчен уен-бәйге оештырылды. 24.04.2018
-
Атналык дәвам итә. 7, 8 һәм 9 сыйныф укучылары өчен “Тукайны таны” бәйгесе бик бай мәгълүматлы булды. “Тамчылар” һәм “Яз дуслары” төркемнәренә бүленеп көч сынашу уртак исәпкә төгәлләнде. 24.04.2018






