Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422445, РТ, Буинский район, с. Энтуганы, ул. Школьная, д. 1. Адрес филиала: 422446, РТ, Буинский район, село Вольный Стан, ул.Горького, дом 56 |
| Телефон: | +7(843)-745-33-23;+7(843)-744-04-14 |
| E-Mail: | entygan@mail.ru, филиал volnis2015@mail.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "ООШ с.Энтуганы" БМР РТ |
| Руководитель: | Хасанова Гульфинур Агзамовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 20, в филиале - 10. |
| У нас учат: | 10, в филиале - 2 |
Новости школы.
Нәүрүз бәйрәме белән.
Опубликовано: 21.03.2026Нәүрүз − төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме.
Ул – кышның тәмамлануы, язның килүе, яңа тормыш башлану билгесе.
Бәйрәмнең чал тарихы гореф-гадәтләргә, риваятьләргә бай.
Бәйрәм Нәүрүз көненең тарихын искә төшерү белән башланды. Нәүрүзбикәнең бәйрәмгә килүе дә ямь өстәде. Укучылар Нәүрүз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Бәйрәмнең икенче өлеше мәктәп ишегалдында милли уеннар белән дәвам итте. Укучылар актив катнашып, көч сынаштылар, арыганнарын, юешләнгәннәрен онытып җибәрделәр. Ярышта җиңелүче булмады, һәркемнең йөзендә елмаю, канәгатьләнү хисе чагылды.
Ә иң көтеп алганы, мөгаен, карга боткасы белән сыйлану һәм коймак белән чәй эчү булгандыр.
Һәр бәйрәмнең үз тәртибе, гореф- гадәтләре, кыйммәте бар. Татар халкының милли йолаларын кечкенәдән үк балаларга аңлатсак, бергәләп үткәрсәк, буыннар арасында дәвамлылык, миллилек хисе югалмас. Алар, һичшиксез, үз телләрен, рухи байлыкларын саклаучылар булып үсәр дип ышанабыз.
К списку новостей








