Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422445, РТ, Буинский район, с. Энтуганы, ул. Школьная, д. 1. Адрес филиала: 422446, РТ, Буинский район, село Вольный Стан, ул.Горького, дом 56 |
| Телефон: | +7(843)-745-33-23;+7(843)-744-04-14 |
| E-Mail: | entygan@mail.ru, филиал volnis2015@mail.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "ООШ с.Энтуганы" БМР РТ |
| Руководитель: | Хасанова Гульфинур Агзамовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 20, в филиале - 10. |
| У нас учат: | 10, в филиале - 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Мәктәптә ата-аналар җыелышы. 22.02.2013

ТР Президенты Р.Н. Миннехановның балигъ булмаган балаларга карата җинаять кылуны кисәтү чаралары турындагы хөкүмәт хаты нигезендә “Балаларның тормыш иминлеген саклау” темасына ата-аналар җыелышы үткәрелде.
-
Аталар сүзе- акылның үзе. 22.02.2013

5 нче сыйныфта (сыйныф җитәкчесе Замдиханова Рәмзия Мостафа кызы) әтиләр бәйрәме булды.
-
А ну-ка, парни! 22.02.2013

В честь Дня защитника Отечества в школе провели соревнования .
Учитель Хасанов Салават Рифкатович.
-
22 нче февраль - татар әдәбияты классигы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 135 ел. 22.02.2013

Гаяз Исхакый
(Мөхәммәтгаяз Гыйлаҗетдин улы Исхаков)
(1878-1954)
Гаяз Исхакый 1878 елның 22 февралендә Казан губернасының Чистай өязе Яуширмә авылында Гыйлаҗетдин мулла гаиләсендә туа.
Әдәбиятка Гаяз шактый иртә килә. «Тәгаллемдә сәгадәт»[1] исемле беренче әсәрен 17 яшендә яза. 1902 елда «Ике йөз елдан соң инкыйраз[2]» исемле хыялый-публицистик повестен төгәлли. 1905 елгы революциягә кадәр үк инде ул дистәгә якын хикәя һәм повесть, ике пьеса һәм «Теләнче кызы» исемле романының беренче кисәген тәмамлый һәм күбесен дөньяга чыгара.
1904 елны Казанга килеп, революцион хәрәкәткә кушылып китә. «Таң йолдызы» исемле газета чыгара башлый.
Г. Исхакый, хөкүмәткә каршы җинаятьтә гаепләнеп, 1906 елда кулга алына һәм Чистай төрмәсенә ябыла. Шунда «Зиндан» исемле автобиографик повестен яза. Аннары Архангель губернасына сөргенгә җибәрелә. Шушы авыр шартларда ул «Солдат» повестен, «Теләнче кызы» романының икенче кисәген, берничә пьеса яза. Романовлар династиясенең 300 еллыгы уңае белән игълан ителгән амнистия нигезендә 1913 елда азат ителә.
Г. Исхакый 1917 елның 22 ноябрендә Уфада Милли мәҗлестә катнаша. Ләкин ул милли мәсьәләнең хәл ителү рәвешен, гомумән, Совет властен кабул итә алмый һәм Ватаныннан китәргә мәҗбүр була.
1928—1939 елларда Берлинда яшәп, «Яңа милли юл» исемле журнал чыгара. 1935 елда Кытайда чыга башлаган «Милли байрак» газетасы шулай ук Г. Исхакый тырышлыгы белән дөньяга килә.
Сталинизм чоры башлану белән Исхакый шәхес культын, аның өере урнаштырган режимны матбугат аша рәхимсез утка тота.
Исхакый—татар театрының тууында, үсешендә зур урын тоткан шәхес. 1906 елның апрелендә аның «Өч хатын белән тормыш», 1907 елда «Ике гыйшык» пьесасы сәхнәдә уйнала. «Алдым-бирдем» драмасы, татар сәхнә әсәрләреннән беренче буларак, 1914 елда Петербургта рус телендә бастырып чыгарыла. 1908—1912 елларда «Тартышу», «Мөгаллим», «Кыямәт», «Җәмгыять», «Зөләйха» кебек пьесалары дөнья күрә. Аның әсәрләреңдә һәр милләт, үз телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап, үзенә үзе хуҗа булып, мөстәкыйль яшәргә тиеш дигән фикер ята.
Талантлы прозаик, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Г. Исхакыйның әсәрләре озак еллар буе бикләп тотылса һәм эшчәнлеге бозып аңлатылса да, дөреслек җиңде, Г. Исхакый акланды. Аның бай тарихлы иҗаты укучыларга кире кайтты.
1991 елда Татарстан Язучылар берлеге Г. Исхакый исемендәге премия булдырды.
Әдип 1954 елда 76 яшендә вафат була һәм Төркиянең Истанбул шәһәрендә күмелә. -
21нче февраль- Халыкара Туган тел көне. 21.02.2013

Мәктәптә Халыкара Туган тел көне билгеләп үтелде.
-
Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. 21.02.2013

9 нчы сыйныфта - Туган тел көне. Сыйныф җитәкчесе - Фахрутдинова Фәния Нәҗип кызы.
-
Пробный ЕГЭ. 20.02.2013

Пробный ЕГЭ по выборным предметам (биология, физика, обществознание, география).
-
МБ утырышы дәвам итә. 20.02.2013

Башлангыч сыйныфлар укытучыларынынң МБ эше Янтуган урта мәктәбе филиалында дәвам итте.
-
Хуш, Әлифба! 20.02.2013

Янтуган урта гомуми белем мәктәбенең Вольнистан авылындагы филиалында Әлифба бәйрәме.
-
Туган телем-иркә гөлем. 19.02.2013

Сыйныф җитәкчесе Даутова Рухия Мөхарәм кызы 7 нче сыйныфта Халыкара туган тел көненә багышланган кичә үткәрде.








