Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
Парламент дәресе-2016 09.02.2016

Законнар тормышыбызда зур роль уйный.Ә алар ничек барлыкка килә?Аларны кем төзи? Татарстанда Парламент дәресләре 2009 елдан бирле уздырыла.Алар төрле темаларны колачлый.”Законнар кайда туа?”,”Гражданин һәм сайлаулар”,”Дәүләт символлары”.Ә быел үтәчәк дәреснең темасы “Гражданин. Җәмгыять.Дәүләт.” дип атала.Ул безнең мәктәбебездә 9 февраль көнендә уздырылды.
-
Чыныгып үсәбез 08.02.2016

5нче февраль көнне гражданнарны патриотик рухта тәрбияләү айлыгы кысаларында мәктәп күләм спорт ярышлары булып үтте. 5-11 нче сыйныф укучылары 3 төрдә ярыштылар. Бу турникта күтәрелү , дартс һәм гәүдәне күтәрү(отжимание). Яшь буенча өчкә бүленгәч уңышлар түбәндәгечә.
ОТЧЁТ (басарга)
-
Ата-аналар җыелышы 07.02.2016

6 февральдә Аксу урта мәктәбендә "Балаларны тәрбияләүдә ата-ананың роле" темасы астында чираттагы ата-аналар җыелышы булды . Җыелышта шул темага Гөбәйдуллина И.И. чыгыш ясады . ЕГЭ,ОГЭ, 4 сыйныфларны тестлаштыру мәсьәләләре турында җиткерелде . ГТО нормаларын үтәү ,укучыларның тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлатылды.
-
Иң күп китап укучылар 05.02.2016

Авылыбыз культура йортында бик зур тантана булды . Анда мәктәбебезнең иң күп матур әдәби китап укучыларны зурладылар . Авыл китапханәсеннән иң күп китап алып укучыларга Фәридә апалары грамоталар һәм бүләкләр тапшырды . Укучылар үзләре шигырьләр сөйләделәр . Соңыннан Буадан махсус килгән Эльвира апалары белән кызыклы уеннар уйнадылар : шарлардан төрле сыннар ясадылар . Бәйрәм бик кызык һәм күңелле булды .
-
ЕГЭга әзерләнәбез 05.02.2016

Мәктәбебездә "Укучыларны ЕГЭны уңышлы бирүгә әзерләү " темасына семинар булып үтте . Семинарда 11нче сыйныфта Рус теле буенча мәктәп укучылары өчен ачык дәрес үткәрелде . Беренче квалификацион категорияле рус теле укытучысы Хайбуллин И.У. укучыларны ЕГЭга әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашты . Дәрес сочинение -рассуждение язарга өйрәнү рәвешендә оештырылды .Соңыннан дәрескә үзанализ һәм анализ ясалды .
-
Бер адым да артка чигенмә! 02.02.2016

Хәрби- патриотик айлык кысаларында мәктәбебездә “Бер адым да артка чигенмә!” дип аталган батырлык дәресе уздырылды. Дәрестә урта һәм өлкән сыйныф укучылары Сталинград өчен барган сугыш хроникасын һәм аның тарихи әһәмиятен күзалладылар. Дәресне тарих укытучысы Камалиева Г.З. уздырды.
-
Ленинград блокадасын тәмамлану көне 27.01.2016

1941 нче елның 8 сентябереннән 1944 елның 27 январенә чаклы ( 872 көн) барган Ленинград блокадасы тәмамлану көнне мәктәпнең тарих укытучылары . Камалиева Г.З. һәм Хәйруллин Т.Д . укучылар өчен ачык тәрбия сәгате үткәрделәр . Алар вакыйгалар хронологиясен , халык татыган ачы язмыш турында сөйләделәр .
-
Гражданнарны патриотик рухта тәрбияләү айлыгы 25.01.2016

-
7нче сыйныфта ачык дәрес 22.01.2016

Методик семинар кысаларында 22 гыйнварда 7 нче сыйныфта "Татар әдәбиты" фәне буенча ачык дәрес үткәрелде . Дәресне 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәйдуллина Илсөяр Ильдус кызы үткәрде .
-
Бездә кунаклар -атаклы гармунчылар . 22.01.2016







