Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Он-лайн родительское собрание.
22.01.2018
19 января состоялся он-лайн родительское собрание. Тема собрания: “Компьютер- друг или враг ребенка?”. Участвовали 15 родителей .
-
Бездә сәнгать дөньясы кунаклары. 19.01.2018

18 нче гыйнвар көнне мәктәбебезгә Буа мәдәният йорты хезмәткәрләре килде. Алар бөек татар профессиональ композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 100 ел тулу уңае белән бик эчтәлекле, күңелле һәм кирәкле чара үткәрделәр. Нуруллин Илдар абый балаларны С.Сәйдәшев тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Баянда композиторның бөек әсәрләрен уйнап күрсәтте. “Шәрыкъ биюе” музыкасы, “Совет Армиясе маршы” укучыларны бик сокландырды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Равил абыйлары С.Сәйдәшев җырларын башкарды; ә саксафончы абыйлары, саксафон уен коралында С.Сәйдәшев көйләрен уйнап, балаларны гаҗәпкә калдырды. Музыка кичәсе бик матур һәм уңышлы үтте. Безгә килеп, музыка уен коралларын күрсәткән, тере тавыш белән матур җырларын ишеттергән сәнгать осталарына зур рәхмәтебезне әйтәбез. Шундый очрашулар тагын булсын.
-
Яшүсмер һәм закон 18.01.2018

Авыл китапханәсендә 9 һәм 8 сыйныф укучылары белән берлектә "Яшүсмер һәм закон" дигән тема астында ярыш- викторина узды. Китапханәче һәм җәмгыять белеме укытучысы балаларның уен формасында хокукый белемнәрен ныгыттылар.
-
Татар теле буенча КФУ да олимпиадада 18.01.2018

Укучыларыбыз дистанцион олимпиадаларда бик теләп һәм кызыксынып катнашалар. Һәр елны бик күп фәннәрдән КФУ үткәрә торган төбәкара олимпиадаларны көтеп алалар. Быел да татар теле, рус теле, биология, география, җәмгыять белеме, политология, инглиз теле, математика, химия фәннәре буенча дистанцион олимпиадаларда катнаштылар һәм КФУның үзенә барып очный этабында катнашу өчен чакыру алдылар. 17 нче гыйнвар көнне 9 нчы һәм 11 нче сыйныфтан ике укучы татар теле буенча олимпиадага барып кайттылар. Башка фәннәр буенча да барырлар дип өметләнәбез. Укучыларның теге яки бу фәннән белемнәрен яңарту, барлау , арттыру өчен бик кирәкле эш дип саныйбыз без.
“Беренчелек” үткәргән татар теле олипиадасында да 1-11 нче сыйныф укучылары актив катнаштылар. Максималь 30 баллның барысын да җыеп, җиңүгә ирештеләр.
-
Кошларга ашханә ачтык. 17.01.2018

Кыш җиттеме, кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
-Рәхим итеп ашагыз!
Быел да укучыларыбыз мәктәп бакчасындагы агач ботакларына җимлекләр элделәр. Алар һәр көнне кошларга җимнәр салалар. Канатлы дусларыбыз кышны исән-имин чыксыннар, дип кайгырталар.
-
“Ел укытучысы-2018” бәйгесе. 12.01.2018

11 нче январь көнне Яңа Чәчкаб урта мәктәбендә “Ел укытучысы-2018” бәйгесенең куст этабы үткәрелде. Безнең мәктәптән бу бәйгедә математика укытучысы катнашты. Ул 8 нче сыйныф укучылары белән “Квадрат тигезләмәләр кулланып мәсьәләләр чишү” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрестән соң дәресенә үзанализ ясады. Укытучыбыз бәйгедә 2 нче урынга лаек булды. Афәрин!
-
Беренче яртыеллыкта "Культурный дневник" белән иң актив эшләгән укучы 08.01.2018

Башлангыч сыйныф укучылары "Культурный дневник" лар белән актив эш алып баралар. Алар авыл китапханәчесе янында да эшлиләр, он-лайн бәйгеләрдә дә катнашалар, балалар өчен чыга торган журналларда да язышалар. Беренче яртыеллыкта иң актив укучы 3 нче сыйныф укучысы Алинә булды. Ул "Салават күпере" журналы битләрендә дә макталды, күп кенә грамоталарга ия булды һәм Яңа ел алдыннан Казан шәһәренә бәйрәмгә дә чакыру алды. Афәрин, Алинә! Сиңа киләчәктә дә зур уңышлар.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 30.12.2017

Укучыларыбыз Яңа ел бәйрәменә бик актив әзерләнеп килделәр. Җырлар, матур шигырьләр, яңа биюләр, кызык тамашалар һәркемне җәлеп итте, бәйрәм күңелле үтте. Яңа елда да уңышларыбыз мулдан булсын.
-
Ата-аналар җыелышы 22.12.2017

Дәүләт имтиханнарына әзерләнү планы нигезендә 19 нчы декабрь көнне мәктәптә 9, 11 нче сыйныф укучыларының сыйныф ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта барлык әти-әниләр һәм чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре дә катнашты. Ул укучыларны һәм ата-аналарны имтиханнарга әзерләнү эшләренең нәтиҗәләре һәм РФ мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгының БДИ га караган приказлары белән таныштыруга багышланды. Заявление һәм шәхси мәгълүматлар белән эшләргә согласие язу тәртипләре аңлатылды.
-
Он-лайн собрание 15.12.2017

Родители учащихся, учителя и председатель школьного родительского комитета Камалиева Г.З. МБОУ «Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ» участвовали во II Республиканском родительском интернет-собрании по теме «Поборы и пожертвования-что общего и в чем различия?» 15 декабря 2017года путем подключения к трансляции на сайт Казанского инновационного университета имени В.Г. Тимирясова.






