Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/
Визитная карточка
| Адрес: | 423213, Бугульминский район, с. Татарская Дымская, ул. Ворошилова, д. 1А |
| Телефон: | +7(855)-945-93-42 |
| E-Mail: | Stdm.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Татарская Дымская ООШ |
| Руководитель: | Зайнуллина Виктория Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учеников, 6 воспитанников д/с |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/ - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасына нәтиҗә 27.04.2015

Язгы мәрхәмәтлелек атнасына, 27 нче апрель,мәктәп линейкасында нәтиҗә ясалды. Атналыкта катнашкан барлык укучыларга,мәктәп администрациясе рәхмәт белдерелде.Атналык кысаларында үткәрелгән конкурсларда җиңүче укучыларга грамоталар тапшырылды: логотиплар ясау конкурсында 1нче урынны 3нче сыйныф укучысы Фомичев Н. һәм 6 нчы сыйныф укучысы Валиахметова Д., 2 нче урынны 1нче сыныф укучысы Валиахметова Эльвина, 4нче сыйныф укучысы Валиахметова Эльгина һәм 5 сыйныф укучысы Гилязова Алина, 3нче урынны 4нче сыйныф укучысы Муллагалиева С. белән 5нче сыйныф укучысы Зайнуллин Р алдылар.Атналык барышында барлык эшләрдәдә аеруча активлык күрсәткән укучылар: 6-сыйныфтан Валиахметова Д., Набиуллина Ф. , 7-сыйныфтан Ахметов Р.,Закиров Л., 9- сыйныфтан Касимова Р. ,Маннапова Л., Хайбуллина Ф. мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
-
Обелискка юл 25.04.2015

Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысасында үтүче "Обелискка юл" (дорога к обелиску) көне уңаеннан без укучылар белән авыл уртасында урнашкан, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган обелиск яны территориясен җыештырдык. Иске үләнне тырмалап, калган карларны таратып, чәчкәлекләрне тәртипкә китергәннән соң һәйкәл яны матурланып калды.
-
Мәрхәмәтле эшләр көне 24.04.2015

Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында үтүче "Мәрхәмәтле эшләр көне" уңаеннан безнең мәктәп коллективы, Бөгелмә шәһәренең "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләргә, матди ярдәм оештырды.Безнең мәктәп коллективы приют өчен уку кирәк-яраклары, уенчыклар, кием салым җыйдылар. Барлык тупланган әйберләр 24нче апрель көнне приютка илтеп тапшырылды.
-
Тыл ветераннары белән очрашу 23.04.2015

Мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында,"Мәрхәмәтле сүз көне"(День доброго слова) уңаеннан безнең мәктәптә авылыбызда яшәүче тыл ветераннары белән очрашу үтте. 38 ветеранга чакыру җибәрелгән булса, шулардан 11 -е генә килә алдылар. Укучылар әзерләгән концерт номерларын карап, укытучылар коллективы тарафыннан әзерләнгән табында сөйләшеп, аралашып утырганнан соң,аларга мәктәп коллективы әзерләгән кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Бу очрашу барлык катнашучылар өчендә бик кызыклы һәм файдалы булды. Хөрмәтле тыл ветераннары очрашуга килгәнегез өчен һәм кызыклы һәм файдалы сүзләрегез өчен Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Георгиевская лента 22.04.2015

Язгы мәрхәмәтлелек атналыгының 22 нче апреле- Георгий лентасы көне. Бу көнне безнең мәктәп укучылары тыл ветераннарына үзләре әзерләгән бүләкләрне өләштеләр.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы 21.04.2015

"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы- яхшы эшләр эстафетасы" атналыгы кысасында, безнең мәктәптә, 21 апрель- дуслык көне үткәрелде. Мәктәп укучылары өчен педагог-организатор Минникаева Л.Н. тарафыннан презентация әзерләнгән иде. Укучылар дуслык турында презентация барышында бик актив аралаштылар.4-9 сыйныфлар өчен зур булмаган тест үткәрелде, бу балаларны тагында җанландырып җибәрде. Укучылар үзләре нәтиҗәләр ясадылар.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасын ачу 20.04.2015

"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы- яхшы эшләр эстафетасы" атналыгын ачып җибәрдек. Укучыларны атналык эш планы белән таныштырдык. Логотиплар конкурсы уздырылды.
-
Язгы өмәләр башланды! 18.04.2015

Тирә- якны җыештыру буенча язгы ике айлык башланды. Шушы айлыклар кысаларында 18-апрель көнне безнең мәктәп укучылары , укытучылары һәм техник хезмәткәрләре мәктәп тирәсен калган кардан, иске үләннәрдән һәм чүп-чардан арындырдылар. Мәктәп яны матураеп чистарып калды.
-
Шакиров Илнарны котлыйбыз! 17.04.2015

"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә, "Өметле киләчәк" номинациясе дипломы белән бүләкләнде.
-
4нче сыйныфларда тестлар 15.04.2015

4 нче сыйныфта ФГОС буенча белем сыйфатын тикшерү максатыннан бөтенроссия күләмендә уздырылган мониторингта безнең мәктәп укучылары да катнаштылар. Бу эшне безнең мәктәп балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен өйрәнү белән башлап җибәрде.15 апрельдән балаларның уку грамоталылыгын тикшерү, проект төзү эшчәнлеге буенча метапредмет биремнәр үтәделәр.










