Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов Бугульминского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы гомуми белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1нче урта гомуми белем мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423237,Республика Татарстан, г. Бугульма, ул. Владимира Ленина, д. 33 / 423237, Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Владимир Ленин урамы, 33 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-946-83-54 |
| E-Mail: | S1.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ СОШ №1/ 1нче урта мәктәп |
| Руководитель: | Кузнецов Алексей Сергеевич |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 946 учеников/ 946 укучы |
| У нас учат: | 54 учитель/ 51 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов Бугульминского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы гомуми белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1нче урта гомуми белем мәктәбе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Экскурсия в Елабугу 25.04.2016

24 апреля учащиеся 5-6 классов нашей школы поехали на экскурсию в древний город Елабуга. Учащиеся посетили дом-музей И. И.Шишкина, где познакомились с жизнью и творчеством русского художника; музей-мастерскую декоративно-прикладного искусства, в котором дети приобрели памятные сувениры и подарки; музей истории города и единственный в мире музей "Портомойня". Также была проведена обзорная экскурсия по исторической части Елабуги, ученики посетили древнейший памятник истории (Елабужское "Чертово" городище).
-
Туган тел бәйрәме 25.04.2016

23 нче апрель көнне Татар мәдәни үзәгендә "Туган тел " исемле Тукай шигырьләрен сәхнәләштерү конкурсы узды. Бу чарада мәктәбебез укучылары актив катнашты. 5 нче сыйныф укучылары Мамедзаде Саида, Гусейнова Солмаз һәм Музипов Ирек Г.Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигырен сәхнәләштердәләр. Аларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шаһәдәтова Розалия Нургаяновна әзерләде. 6 нчы сыйныф укучылары Шаһвәлиева Диләрә һәм Миңнегулова Алия, "Бала белән күбәләк" шигырен сәхнәләштереп, 3 нче урынга лаек булдылар. Укытучылары - Әхмәтҗанова Илвира Шамилевна. Без укучыларыбызны, аларны әзерләгәгн укытучыларны уңышлы чыгыш ясаулары һәм чираттагы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Афәрин!
-
Всероссийский тест по истории Великой Отечественной войны 24.04.2016
23 апреля по инициативе Молодежного парламента при Государственной Думе РФ прошла акция «Каждый день горжусь, Россия!». В рамках этой акции был проведен Всероссийский тест по истории Великой Отечественной войны. На базе СОШ № 1 была организована площадка для проведения теста. В тестировании приняли участие 50 учащихся и взрослых от 14 до 57 лет. Результаты теста показали неплохие знания о Великом подвиге наших дедов и прадедов, о Великой Отечественной войне. -
Син Тукайны беләсеңме? 20.04.2016

19 нчы апрель көнне 16 нчы мәктәптә бөек шагыйребезнең 130 еллык юбилеена багышланган "Син Тукайны беләсеңме?" исемле интеллектуаль марафон узды. Бу чарада мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары Жигалова Кристина һәм Герантьева Юлианна катнашты. Алар бу бәйгедә 1 нче урынны яуладылар. Кызларыбызга Тукай иҗаты һәм тормышы белән кызыксынулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм җиңү яулаулары белән чын күңелдән котлыйбыз. Шулай ук укучыларны шушы чарага әзерләүдә үз өлешләрен керткән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Пушкарная Гөлнур Рифкатовна һәм Вафина Галия Наилевнага дә рәхмәтлебез.
-
Котлыйбыз! 20.04.2016

Бүген 3 нче урта мәктәптә, шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышлап, укучыларның фәнни-гамәли конференциясе узды. Бу чарада мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Мамедзаде Саида катнашты. Ул шагыйрьнең киң халык массасына билгеле булмаган китаплары турында чыгыш ясады һәм икенче урынга лаек булды. Җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шаһәдәтова Розалия Нургаян кызы. Без укучыбыз һәм коллегабызны чираттагы уңышы белән котлыйбыз, иҗади уңышлар теләп калабыз. Афәрин!
-
Весенняя неделя добра 20.04.2016

В ходе реализации республиканской добровольческой акции "Весенняя неделя добра" все учащиеся (1-11 классы) школы собрали макулатуру. Полученные деньги будут перечислены в Благотворительный фонд "Мамонтенок" для поддержания здоровья больных детей.
-
III Төбәкара Иж-Буби укулары 19.04.2016

18 нче апрель көнне Әгерҗе районы Иж-Бубый авылы урта мәктәбендә мәгърифәтчеләр истәлегенә багышланган III Төбәкара Иж-Буби укулары узды. Бу укуларда мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Таилпова Рәмилә Рафаиловна да катнашты. Ул "XIX-XX гасырда Бөгелмә һәм Минзәлә өязләрендә мәктәп һәм мәдрәсәләр" темасы буенча чыгыш ясады һәм "Бубыйлар мирасы" оешмасының рәхмәт хатына лаек булды.
-
Поздравляем! 18.04.2016
16-17 апреля 2016года в городе Набережные Челны состоялся финальный этап соревнований по волейболу в рамках Всероссийской Спартакиады Министерства образования и науки Российской Федерации среди общеобразовательных организаций.Наши девушки в составе Ульянова Дарья, Зинатулина Гузалия, Мухаметдинова Аделина, Герантьева Юлиана, Дегтярева Дарья, Фомичева Анна, Коленченко Людмила, Михайлова Валерия, Гафиятова Аделина показали хорошие результаты, заняв 4 место. Молодцы! -
Тукай укулары - 2016 16.04.2016

14-15 нче апрель көннәрендә Яңа Кырлай урта мәктәбендә һәм шагыйребез Тукайның Казандагы әдәби музеенда 8-11 нче сыйныф укучылары, укытучыларның чираттагы Республикакүләм V Габдулла Тукай укулары узды. Бу укуларда мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайсина Рәзилә Зәкиулла кызы да катнашты. Ул, шагыйребезнең педагогик карашлары турында чыгыш ясап, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына лаек булды.
-
Тукай иҗаты белән илһамланып... 16.04.2016

15 нче апрель көнне мәктәбебезнең актлар залында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Бу конкурста Бөгелмә районы һәм шәһәре мәктәпләре укучылары Г. Тукайның һәм аңа атап иҗат иткән авторларның шигырьләрен татар, рус, мордва, инглиз һәм төрек телләрендә сөйләделәр. Бәйгедә барлыгы 30 га якын 7-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: татар телендә шигырь сөйләүчеләр арасында 1 нче урында 2 нче номерлы Карабаш урта мәктәбеннән Рамазанова Розалия, 2 нче урында Һади Атласи исемендәге татар гимназиясеннән Хәйбуллина Фәридә, 3 нче урында 2 нче лицейдан Шәвәлиева Сабина. Рус телендә шигырь сөйләүчеләр арасында 1 нче урында Мигачева Наталья (12 нче мәктәп), 2 нче урында Прудкая Анна (1 нче мәктәп), 3 нче урында Кунтуш Надежда (16 нчы мәктәп). Инглиз телендә шигырь сөйләүчеләрдән 1 нче урынга Антонова Валерия (2 нче лицей), 2 нче урынга Георгиева Марина (М.Өнҗәл исемендәге лицей-интернат), 3 нче урынга Зубова Ксения (16 нчы мәктәп) лаек булды. Мордва телендә шигырь сөйләүчеләр арасында 1 нче урын - Бельмескин Максимда (8 нче мәктәп), 2 нче урын - Бобылева Каринада (16 нчы мәктәп), 3 нче урын - Солдатова Викториядә (11 нче мәктәп). Шулай ук жюри әгъзалары аерым укучыларны билгеләп уздылар: "Прорыв" номинациясенә Фролова Светлана (13 нче мәктәп), "Полиглот" номинациясенә Галиева Эльвина (Кодаш мәктәбе), "Творчество" номинациясенә Моисеева Татьяна (М.Өнҗәл исемендәге лицей-интернат), "Артистизм" номинациясенә Бикбов Газинур (М.Өнҗәл исемендәге лицей-интернат) лаек булды. Бу бәйгедә катнашкан барлык укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәтебезне белдерәбез, иҗади уңышлар телибез.











