Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад комбинированного вида №20 «Ладушки» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль берәмлеге мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең катнаш төрдәге 20-нче "Ладушки" балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул. Советская, д. 108 |
| Телефон: | +7(855)-944-70-35 |
| E-Mail: | DO20.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад № 20 |
| Руководитель: | Морозова Ирина Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 130 детей |
| У нас учат: | 22 педагога |
Все новости детского сада
"Йөрәк кушуы буенча"
Опубликовано: 09.04.2025Ватанны саклаучылар елына багышланган чараларны гамәлгә ашыру максатында 20 нче «Ладушки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар Бөгелмә шәһәренең «көмеш» волонтеры Козлова Надежда Владимировна белән очраштылар.
"Окоп шәме" бөтенхалык акциясе кысаларында ул педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр өчен окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс үткәрде, окоп шәме гади, әмма тормыш өчен кирәкле предметларның берсе булуын һәм безнең яклаучыларыбыз өчен җылылык, шулай ук яктылык чыганагына әверелүен үз күзләре белән күрделәр.
Әлбәттә, кайнар парафин белән куркыныч эшне өлкәннәр генә башкарды. Ә балалар кыр шартларында кирәкле бу предметларны булдыруның үзләре өчен аңлаешлы этаплары белән шөгыльләнделәр.
Тәрбиячеләр һәм балалар Надежда Владимировнага бу чара өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр, ә очрашуда катнашучылар СВО сугышчыларына тагын да ярдәм итеп яхшылык эшләү теләкләрен ныытты.
Күп кенә хезмәткәрләр өчен бу очрашу аеруча мөһим булды, чөнки аларның туганнары яыннанры хәзер алгы сызыкта безнең илебезнең тынычлыгын саклый.
Бакча коллективы һәм тәрбияләнүчеләр шәмнәр белән бергә сугышчыларыбызга йөрәк җылысын һәм җиңүгә ышанычын җиткерә!


К списку новостей




















