Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Тумбарлинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан -Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы "Татар Томбарлы төп гомуми белем мǝктǝбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423921, Республика Татарстан, с. Татарская Тумбарла, ул. Ленина, д. 72 |
| Телефон: | +7(855)-693-82-17 |
| E-Mail: | Shkola.t-tumbarlinsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Тумбарлинская ООШ" |
| Руководитель: | Арысланова Лилия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 43 обучающихся (иностранные граждане отсутствуют) / бездә 43 укучы белем ала (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 12 учителей/ аларга 12 укытучы белем бирә |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Тумбарлинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан -Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы "Татар Томбарлы төп гомуми белем мǝктǝбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Мәктәп яны лагеры 03.06.2014

Лагерьда балаларның көне бик күңелле уза. Төрле уеннар уйныйлар. План буенча мероприятияләр уза. Отрядлар үзләренең газеталарын, почмакларын чыгаралар.
-
Мәктәп яны лагеры 02.06.2014

Бүген 2 нче июнь көнне мәктәп яны лагеры ачылды. Бу лагерьга барлыгы 30 бала йөри.
-
Балаларны яклау көне 30.05.2014

30 нчы май көнне Баулы шәһәрендә Балаларны яклау көне уңаеннан узган бәйрәмдә безнең мәктәп укучылары да катнашты. Чара бик мавыктыргыч булды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Йөрәктән йөрәккә 30.05.2014

Балаларны халыкара яклау көненә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында "Йөрәктән йөрәккә" исеме астында хәйрия марафоны оештырылды.
Мәйданның һәр почмагында төрле чаралар узды бу көнне.
Безнең мәктәптә дә мөмкинлеге чикләнгән укучы укый. "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия марафонынды олы йөрәкле Татар Томбарлы мәктәбе коллективы да катнашты. Җыелган акчаны мәктәп директоры Рәмзия Мөхәмәтшәриповна чын йөрәктән теләкләр теләп Әдиләгә тапшырды.
-
Татар халык киемнәре 27.05.2014

Муса Җәлил культура йортында "Татар халык киемнәре" нә багышланган зур концерт булды. Концерт бик ошады, күңелле үтте.
-
Техник иҗат фестивале 26.05.2014

-
Инспектор белән очрашу 26.05.2014

Бүген мәктәптә Баулы шәһәренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспектор Исхаков Динар Фавас улы белән очрашу үтте. Ул җәйге яллар алдыннан укучылар белән юл кагыйдәләре турында сөйләшү уздырды, аларның сорауларына җавап бирде. Соңыннан һәр укучыга юл кагыйдәләре белән бәйле бүләкләр таратты.
-
"Соңгы кыңгырау" 24.05.2014

Бүген 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Танатаналы линейкада укучылар исеменә район администрациясе вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы, мәктәп директоры, укытучылар, ата-аналар тарафыннан бик күп котлау сүзләре әйтелде. 11 нче сыйныф укучылары үз чиратында, укытучыларына рәхмәт сүзләре әйтеп, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Очрашу 19.05.2014

"Казан утлары" һәм "Сабантуй" журналлары редакциясе вәкилләре белән очрашу Исергәп мәктәбендә үтте.
-
17 май - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне 17.05.2014

2010нчы елның 1нче сентябреннән бирле Россиякүләм балалар "Ышаныч" телефоны эшли. Халыкара балалар ышаныч телефоны көнен билгеләп үтүгә Россиядә 2009нчы елда кушылдылар. Бу бәйрәм 17нче май көнне билгеләп үтелә. Агымдагы елда әлеге бәйрәм "Авырлыкта да - бергә" девизы астында узды. Ышаныч телефоны буенча бала аноним рәвештә квалификацияләнгән психологик ярдәм алачак. Шулай ук бу номер буенча гаиләдә һәм аннан тыш физик көч куллану очраклары буенча да ярдәм сорарга мөмкин. Россия күләм ышаныч телефоны 8-800-2000-122(гади телефоннан да, кесә телефоныннан да шалтырату бушлай).
Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан мәктәбебездә күптөрле чаралар үткәрелде. Класс сәгатьләрендә ,тематик дәресләрдә, мәктәпкүләм линейкада, гомуми ата-аналар җыелышында аңлату эшлэре алып барылды. Югары сыйныфлар өчен видеофильм күрсәтелде.











