Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
| E-Mail: | Shkola.t-kandyzskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
| Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 37 учащихся, 8 дошкольников - 37 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 9 учителя, 1 воспитатель - 9 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80
-
Котлыйбыз! 19.03.2014

Район күләмендә үткәрелгән “Киләчәк бүгеннән башлана” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә катнашып, 3 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булган 10 нчы сыйныф укучылары Әхмәтҗанов Рәшитне, Нуретдинова Айсылуны котлыйбыз.
(Фәнни җитәкчесе Әхмәтҗанова Р.Г.)
-
Конкурс “Без яшибез, иҗат итәбез, хыялланабыз». 17.03.2014

Сәнгать мәктәбе тарафыннан Мәдәният елына багышланган “Без яшибез, иҗат итәбез, хыялланабыз» дигән конкурс игълан ителгән иде. Бу конкурста безнең мәктәптән 1 нче сыйныф укучылары катнашты. 14 мартта конкурска нәтиҗә ясалды. Призлы урыннарга Сафин Райхан, Шакирзянов Ислам, Нуретдинов Рифат лаек булды. Котлыйбыз!
-
Гаилә бәйрәме 14.03.2014

13 март көнне 2 нче һәм 3 нче сыйныфларда (сыйныф җитәкчесе Хусаинова Р.И.) “Ата - ана бөек исем” дигән темага гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә ата – аналар да чакырылды. Укучылар бик матур чыгыш әзерләделәр. Аларның чыгышы ата – аналарга да, килгән кунакларга да бик ошады.
-
Ата-аналар җыелышы 12.03.2014

Кичә, ягъни 11 март көнне, мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелыш "Әхлак" темасына багышланды.
Җыелышның беренче өлешендә укучылар ата-аналарга драматург Г.Камалның "Беренче театр"ын күрсәттеләр.
-
"А ну-ка девушки" конкурсы 07.03.2014

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган конкурста "Кандыз кызлары" һәм "Капельки" командалары ярышты. Нәтиҗәдә дуслык җиңде, ярыш ничья белән тәмамланды.
-
1 нче сыйныфта Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап үткәрелгән балалар иртәсе 07.03.2014

Әнием!
Таң җиледәй назлы кулларың.
Әнием, тик сиңа багышлап
Җырлыйлар яраткан улларың.
Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа, диеп кенә.
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп менә.
-
Яз бәйрәме - 8 март. 07.03.2014

5 нче сыйныфта 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап бәйрәм үткәрелде.
-
Котлыйбыз! 06.03.2014

Бүген районның паспорт өстәле һәм яшьләр бүлеге вәкилләре килделәр. Алар 14 яше тулган укучыларга Россия паспортлары тапшырдылар.
-
Хезмәт ветераннары белән очрашу 06.03.2014

Бүген мәктәпнең хатын-кыз хезмәт ветераннары белән очрашу уткәрелде. Аларны 8 нче март халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы һәм бәхетле картлык теләп калабыз!
-
"Беренче театр" 06.03.2014

Педагог-оештыручы Фатхуллина Л.М җитәкчелегендә мәктәп укучылары Г.Камалның "Беренче театр" әсәрен сәхнәгә куйдылар. Театр укытучыларга һәм хезмәт ветераннарына бәйрәм бүләге булды.

















