Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
ФАП медицина хезмәткәрләре белән очрашу! 15.01.2018

ФАП медицина хезмәткәрләре белән очрашу!
Бүген , ягъни 15 нче январь көнне ФАП медицина хезмәткәре Гильмуллина Гөлфирә Гәрәй кызы белән очрашу булып узды.
Очрашу барышында укучыларга шәхси гигиена әсбаплары, тәртип, үз-үзеңне тоту торышы турында сөйләнде.
-
Туризм түгәрәге. 12.01.2018

Җәй көнендә урамда йөрсәк, кыш көнендә бернинди салкынга карамыйча үзебезнең җылы мәктәбебез стеналарына беркетелгән ярдәмче корылмалар ярдәмендә рәхәтләнеп туризм белән шөгыльләнәбез.Көннән -көн укучыларның кызыксынучанлыгы арта дисәктә дөрес булыр. Чөнки нәни дусларыбыз һәрдаим йөреп , үзләренә көч һәм бәрәкәт җыялар. Туризм җитәкчесе Хөснетдинов А.А.
-
"Хәрәкәттә - бәрәкәт!" 12.01.2018

Дәрестән тыш мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары , Хөснетдинова Э.Ф.кызы җитәкчелегендә оештырылган "Хәрәкәттә - бәрәкәт" - дип исемләнгән спорт ярышында актив катнаштылар.
-
Рәсәй күләмендә үткәрелгән рәсем конкурсы! 11.01.2018

Рәсәй күләмендә үткәрелгән рәсем конкурсында мәктәбебезнең 4сыйныф укучысы Гильмуллин Халим бүләкләнде. Җитәкчесе Васильева Гөлназ Фазыловна
-
ГТО значок лары укытучыларыбызда! 09.01.2018

ГТО значок лар укытучыларыбызда да!
Мәктәп укытучыларыбызда да ГТО значоклары! Әйе укытучы булмый кем укучыларыбызга үрнәк соң? СПОРТ ны яратырга өндәүче укытучыларыбыз үзләренең тапшырылган ГТО нормативларының нәтиҗәләрен көтеп алдылар. Менә кемнәр алар:Хуснетдинов Азат Альбертович-алтын медальгә, Фаязов Ленар Ахметович - алтын медаль, Хуснетдинова Энҗе Фоатовна - көмеш, Нурмухаметова Фирдия Нурулловна - бронза медаль белән бүләкләнделәр. -
Мини-футболда өченче! 06.01.2018

Мини-футболда өченче!
Район мәктәпләре арасында үткәрелгән мини-футбол ярышында Субаш мәктәбенең “Титан” командасы өченче урынга лаек булды. Афәрин, егетләр! Яңадан да ярышларда сынатмассыз дип ышанып калабыз. Бик зур рәхмәт әзерләгән тренерларыХуснетдинов Азат Альбертовичка. -
Сихри авылыбыз! 29.12.2017

Сихри авылыбыз! Әйе авылыбыз халкы яңа елны һәр ел саен зарыгып көтеп ала, капка төпләрен искитмәле итеп бизәп, сыннар белән баета.
-
Хәсән күленә сәяхәт! 27.12.2017

Кышкы матурлык, искиткеч гүзәллек сарыф итә туган ягыбызда. Мәктәбебезнең уңган спорт сөюче укучылары һәм мөгаллимнәре каникул чоры булуга карамастан Хәсән күленә сәяхәткә чыгып киттеләр!Җитәкчеләре Хөснетдинов А.А, Чириков А.Г.
-
Консультацияләр . 25.12.2017

Кышкы каникулның беренче көне булуга да карамастан мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнүләрен дәвам итәләр. Алар өчен рус теле, математика һәм сайланма фәннәрдән консультацияләр уздырыла.
-
"Яңа ел тамашасы" концерт !
24.12.2017
Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары, әти-әниләре тарафыннан оештырылган "Яңа ел тамашасы" дип исемләнгән концерт кичәбез 23 нче декабрь кичендә булып узды! Барлык катнашкан , әзерлеккә үзләреннән күп көч куйган хәммә кешегә зур рәхмәт белдерәбез!















