Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Новости школы
Туфан Миңнуллин
Опубликовано: 02.05.2012
1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң төрле урыннарда хисапчы, бухгалтер хезмәтен башкара. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли.1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта. Т.Миңнуллинның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә. Баштарак ул юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре яза. Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый.
Туфан Миңнуллин 2012 елның 2 маенда якты дөнья белән хушлаша[2].
К списку новостей














