муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шишинерская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422268, с. Шишинер, ул. Г.Тукая, д. 65 |
| Телефон: | +7(843)-683-98-66 |
| E-Mail: | Ssh.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Шишинерская ООШ» |
| Руководитель: | Газимов Инсаф Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 9 воспитанников/Бездә 38 укучы, 9 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/13 укытучы, 2 тәрбияче |
Доска объявлений/белдерүләр тактасы
Юбилей
Опубликовано: 09.11.2011Хөрмәтле, Альвирт Рафгатович!
Сезне чын күңелдән шушы матур көнегез белән котлыйбыз һәм бар изге теләкләребезне Фәнис Яруллин сүзләре аша җиткерәбез:
«Язмыш сезнең тез астына китереп сукса - егылмас өчен якасына ябышыгыз.
Утларга салса - үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез.
Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмәгез - асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар.
Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез.
Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайлагыз.
Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз.
Җиргә күмсә - орык шикелле тишеп чыгыгыз.
Җилкәннәрегезне җилләр екса - сөюегезне җилкән итеп күтәрегез.
Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез.
Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала.
Түземлеләр генә бәхеткә лаек!»
Бәхетле булыгыз,
Бәхетле булыгыз!
К списку новостей











