Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 291 292 293 294 ( 295 ) 296 297 298 299 300 >>
-
Лидерлык нигезләре 15.02.2012

Республика балалар форумына әзерлек эшләре алып бару максатыннан, район мәктәпләренеӊ балалар оешмалары лидерлары мәктәбебезгә җыйналды.
-
Нечкәбил 13.02.2012

Укытучыбыз Шакирова Римма Василевна Республикакүләм «Нечкәбил» конкурсында уӊышлы чыгыш ясады.
-
Аҗаган айлыгы 06.02.2012

Мәктәбебездә Аҗаган айлыгы башланып китте. Спорт ярышлары график нигезендә оештырылып барыла. Һәр класс, ярышларда беренче көннәрдән үк бик актив булып, җиӊүгә омтылуларын күрсәттеләр.
-
Оста куллар түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗаты. 06.02.2012

Оста куллар түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләренең чираттагы күргәзмәсен оештырдылар. Күргәзмәнең төп максаты Габдулла Тукай әкиятләрен чагылдырган паннолар туплау иде.
Панноларнын фотосурәтләре медиатека бүлегендә.
-
Компьютер нигезләрен өйрәнү курслары. 27.01.2012

Хөрмәтле өлкәннәр!
Сезне Салавыч урта гомуми белем бирү мәктәбенә компьютер нигезләрен өйрәнү курсларына чакырабыз.
Курслар бушлай үткәрелә.
Теләк белдерүчеләргә мәктәпнең информатика укытучылары Закиров Рәкыйп Нәкыйповичка һәм Зиганшин Ильнур Ильфатовичка мөрәҗәгать итүегез сорала.
-
КВН 23.01.2012

Бүген Салавыч мәдәният йортында «Без универсиада балалары» темасына КВН ярышы булып узды. КВН да Норма, Салавыч, Карадуган һәм Яңгул урта мәктәпләре командалары көч сынашты.
Мәктәбебезнең «Пупсики» командасын финалга чыгуы белән котлыйбыз.
-
КВН 17.01.2012

Мәктәп күләмендә «Без Универсиада балалары» дигән темага КВН ярышлары башланып китте:
17 январьдә 5 – 7 нче сыйныфлар
18 январьдә 8 – 10 нчы сыйныфлар көч сынашачаклар.
КВН ныӊ кызыклы мизгелләрен медиатека бүлегеннән карый аласыз.
-
«Ел укытучысы» конкурсы
17.01.2012
Бүген Яӊгул урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы Сафина Гөлүсә Солтановна «Ел укытучысы» конкурсыныӊ I этабында уӊышлы чыгыш ясады. Аны бу уӊышы белән котлыйбыз!
-
Ата-аналар җыелышы.
16.01.2012
Бу көннәрдә классларда ата – аналар җыелышлары үтә. Һәр класс җитәкчесе укучыларның 1 нче яртыеллык нәтиҗэләре белән таныштыра.
-
Хоккей. 04.01.2012

Бүген мәктәбебезнең хоккей мәйданчыгында Салавыч һәм Сосна авылы яшьләренең җыелма командалары арасында хоккей матчы булып узды. 1 : 2 исәбе белән Сосна командасы җиӊү яулады.












