Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
Кояш Тимбикова укулары 24.11.2015

Чистай шәһәрендә уздырылган Кояш Тимбикова укуларында 10 нчы сыйныф укучылары Хѳсәенова Зәлидә, Латыйпова Зѳлфия катнашып, уӊышлы чыгыш ясадылар.
-
Милли татар-башкорт кѳрәше
23.11.2015
Балтач муниципаль районы «Труд» ҖЧҖ призына уздырылган милли татар-башкорт кѳрәшендә, 1999 нчы елгы яшүсмерләр арасында 10 нчы сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Марат 70 кг авырлыкта 1 нче урынны яулады.
-
Афәрин, Инсаф! 19.11.2015

8 сыйныф укучысы Зарипов Инсаф, нәфис сүз остасы буларак, «Ломая барьеры» иҗат фестивалендә катнашып, 170 чыгыш арасыннан финалга узды. Инсафка Уфа шәһәрендә узачак фестивальдә дә уӊышлы чыгыш ясавын телибез.
-
Котлыйбыз!
17.11.2015
Укучыларныӊ Бөтенроссия олимпиадаларыныӊ муниципаль этабында 11 сыйныф укучысы Хәбибуллин Рүзәл, нәкъ узган елдагыча, беренче җиӊүче булды: геология фәне буенча 1 нче урынны яулады. Рүзәлне, аныӊ укытучысы Нәкыйпов Айдар Рафаэлевичны чын күӊелдән котлыйбыз!
-
Фән олимпиадаларында уӊышлар телик! 09.11.2015

10 нчы ноябрьдән алып 15 нче декабрьгә кадәр фән олимпиадаларыныӊ муниципаль этабы үтә. Лицейныӊ 50 укучысы 21 фән буенча көч сынашачак.
Муниципаль этапныӊ үткәрелү тәртибе турында сайтныӊ «Предметные олимпиады» бүлегендә таныша аласыз.
-
Олы җиӊү белән котлыйбыз!
09.11.2015
Кул көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә уздырылган ярышта лицей укучылары:
10 нчы сыйныфтан Ахметзянов Марат I, 8 нче сыйныфтан Валиева Айгөл I нче, Хакимова Ландыш III нче урынны яулады. Укучылар Россиякүләм ярышларга әзерләнә.
-
9 – 11 нче сыйныфлар өчен Көзге бал. 29.10.2015

9 – 11 нче сыйныфлар өчен Көзге бал.
-
«Беренче билге» бәйрәме. 28.10.2015

Бүген 1 нче сыйныфта «Беренче билге» бәйрәме.
-
Көзге бал 27.10.2015

Без бүген уӊыш бәйрәме –
Көзге бал үткәрергә җыелдык.
Күӊелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
27 нче октябрь көнне 5 – 8 нче сыйныф укучылары катнашында «Көзге әкият» исемле бәйрәм булды. Әзерләде: 6 нчы сыйныф укучылары.
-
Әти-әниләр игътибарына! 21.10.2015

Хѳрмәтле әти-әниләр!
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгыныӊ 7 нче октябрь 2015 нче ел, 1962/15 нче номерлы «О Всероссийской встрече с родителями по вопросам оценки качества школьного образования в режиме видеоконференции» күрсәтмәсе нигезендә 2015 нче елныӊ 22 нче октябрендә кѳндезге сәгать 10 да РФ Мәгариф эшчәнлеген күзәтү үзәге белем сыйфатын бәяләү турында видеоконференция үткәрә. Конференция Онлайн-трансляциядә жәмәгатьчелеккә җиткерелә.
Конференциядә катнашу ѳчен сылтама:
http ://www. obrnadzor. gov.ru/ru/pres center/sic/) – Рособрнадзор сайты, «СИЦ» бүлеге.
Сезне видеоконференциядә катнашу ѳчен лицейда кѳтеп калабыз.












