муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422247, РТ, Балтасинский район, с. Пижмара, ул. Мулекова, д. 27 |
| Телефон: | +7(843)-683-67-42 |
| E-Mail: | Spig.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Пижмаринская ООШ" |
| Руководитель: | Рамазанов Ленар Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 38 учащихся, 6 воспитанников/38 укучы, 6 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя /12 укытучы, 2 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Котлау! 08.03.2016

Мәктәбебезнең "Оста куллар" түгәрәенә йөрүче укучылар, үзләре ясаган чәчәк бәйләмнәрен, өлкән укытучыларыбызга бүләк итте. Бәйрәм белән Сезне өлкәннәребез!
-
Бәйрәм белән!!! 05.03.2016
Март аенда, кар өстендә,кояш нурлар уята -Яз килэ каршы алыгыз -Дигән хәбәр тарата.Без беләбез, җылы язныңИң беренче бәйрәме -Әниләр, әби-апаларХатын кызлар бәйрәме!
Котлыйбыз!!! -
Иң төз атучы. 05.03.2016

Бүген иң төз атучыны билгелибез. Укучыларга-төз атучыларга уңышлар теләп калабыз.
-
Волейбол ярышы 03.03.2016

5-6 сыйныф укучылары арасында волейбол ярышы узды. Укучылар сынатмадылар, молодцы!!!
-
Кошлар безнең дусларыбыз! 29.02.2016

Укучылар кошлар өчен җимлекләргә һәр көнне җим салалар. Бу эшне дежур класс контрольдә тота.
-
Иң яхшы сайт
26.02.2016
"Татар теле һәм әдәбияты укытучыларның иң яхшы сайты" муниципаль бәйгесендә 3 урынны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы алды. Котлыйбыз!
-
«Урок памяти» «Нюрнберг: 70 лет спустя»
25.02.2016
В МБОУ «Пижмаринская ООШ» проведен «Урок памяти» с участием зам.прокурора Шарифуллина Ф.Г. и просмотр фильма А.Г. Звягинцева «Нюрнберг: 70 лет спустя»
-
Көрәш
21.02.2016
Район үзәгендә узган көрәш буенча ярышта безнең укучы Ногманов Кәрим 40 кг авырлыктагы балалар арасында 3 нче урын алды! Афәрин, Кәрим!
-
Семинар 19.02.2016

Бүген Пыжмара төп белем мәктәбендә “Төп белем мәктәбендә һөнәри белемгә юнәлеш: авылда баланы социальләштерү” темасына районның мәктәп директорлары өчен семинар булып узды.
Укучылар кулы белән эшләгән эшләнмәләрдән күргәзмәне, музейны караганнан соң, кунакларны 5,7 сыйныфта укучылар үзләренең сыйныф җитәкчеләре Илһамия Галимуллина, Рәмзия Латыйпова белән берлектә эшләгән фәнни-эзләнү, проект эшләре белән таныштырдылар.
Кунаклар 5нче сыйныфта җәмгыять белеме фәненнең “Сакчыл хуҗа-тормыш терәге” дәресеннән өзек карадылар.
Тарих укытучысы Рәзилә Кәримова дәрескә 15 балалы Хәбир белән Алсу Мөхәрләмовларны чакырган иде. Гаилә башлыгы алдынгы механизатор булуы өстенә балаларына җылы оекбаш һәм бияләй бәйләп киертүе бүгенге семинарда катнашучыларны битараф калдырмады, ул семинарда катнашучыларга бәйләвен дә алып килгән иде.
6нчы сыйныф укучысы Хафизов Р. Һәм 7нче сыйныф укучысы Гатиятуллина Г. әтиләре белән бергә тәрәзә нәкышләре ясый икән. Алар район директорлары алдында укытучылары Билсур Әхмәтханов белән берлектә мастер-класс күрсәттеләр. 5нче сыйныф укучысы Сөләйманова А. һөнәри белемгә юнәлеш бирү (профориентация) кабинетында печатникта эшләп күрсәтте.
Бу семинарга үз өлешен кертмәгән кеше калмагандыр мәктәптә. Семинар башлангыч сыйныфлар тарафыннан куелган ”Һөнәрләр аланына сәяхәт” спектакле белән дәвам итте. Сыйныф җитәкчеләре Әлфия Зәкиева һәм Рәзилә Сөләйманова кунаклар алдында эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Мәктәп җитәкчесе булып беренче елын гына эшләвенә карамастан Раниф Әхәтовның оештыру сәләтенең көчле булуын күрсәтүче дәлил иде бу семинар. Семинардан һәр кеше үзенең эш тәҗрибәсенә ниндидер өлге һәм күңеленә җылы хисләр алып киткәндер дип уйлыйбыз.
-
Парламент сәгате-2016 13.02.2016

"Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" темасына парламент сәгате узды. Пыжмара авыл җирлегенең башлыгы Җәләев Рафил Халиф улы дәрескә кунак буларак чакырылды.









