Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нуринерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422248 , Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Нуринер, улица Школьная, дом 88 |
| Телефон: | +7(843)-683-85-31 |
| E-Mail: | Snrn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нуринерская СОШ" |
| Руководитель: | Сулейманов Айрат Габделмаратович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 76 обучающихся и 15 воспитанников/76 укучы һәм 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учитель , 2 воспитателя/19 укытучы ,2 тәрбияче |
Новости Нуринерской средней школы
"Туган көн" кичәсе
Опубликовано: 05.05.2011Әлфия Солтановна Балтач районы Чепья авылында Солтан абый һәм Дания апаның өченче куанычы - абыйсына, апасына сеңел булып дөньяга аваз сала ул. Кечкенәдән үк бик зирәк, кыю кыз була. Мәктәптә уку алдынгысы, җәмәгать эшләрендә иң актив укучылардан санала Әлфия апа. Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана ул.
Балачак хыяллары аны 1973 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казанга алып килә. Соңгы курста укыганда практикага юлламаны –Балтач районы Нөнәгәр авылына бирәләр . Педпрактика үтү дәверендә үзен бары тик чын грамоталы рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп таныткан бу яшь мөгаллимә 1977 елда институтны тәмамлаганнан соң хезмәт юлын Нөнәгәр сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлый.
1980 елда “Хезмәт”газетасында Виктор Шадринның “Авыл укытучысы” дигән мәкаләдә Әлфия Солтановна турында : Профессиясен очраклы рәвештә генә сайлаган кешеләрдән түгел. Комсомолка Әлфия Нуриева мәктәпнең алтынчы – сигезенче классларда рус теле һәм әдәбияты укыта. Үзе кечкенәдән яраткан шушы фәннәр буенча балаларга ныклы белем бирү өчен вакытын да көчен дә кызганмый.” дип яза.
1986елдан бирле Әлфия Солтановна Нөнәгәр урта мәктәбендә уку- укыту буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара. Эшләгән дәвердә оптимизация,
проблемалы укыту, семья психологиясен, җитештерүчән файдалы хезмәт укытуны оештыру, теләктәшлек педагогикасы, профильле һәм профиль алды укыту, БДИ һәм яңа форма экзаменнар бирү, модернизацияһәм башка күп кенә яңалыкларны тормышка ашырырга туры килде.Шушы эшләр өстенә укучыларны рус теленнән һәм әдәбиятыннан белемле булуы, укучыларга , хезмәттәшләренә кешелекле мөнәсәбәте белән мәктәптә абруй казанды.
Озак һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Әлфия Солтановна күп тапкырлар Балтач мәгариф бүлеге Татарстан мәгариф министрлыгы 2008 елда Россия Федерациясенең мәгариф Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Хөрмәтле коллегабыз Әлфия Солтановна
Тиңләп булмый сезнең эшне башка хезмәт белән
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.
Сезнең хезмәт айлык түгел, еллык түгел
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтегезнең нәтиҗәсен күрер өчен
Түгәсез сез дистә еллар акыл өчен.
Олы хезмәтегезне зурлап җыр тапшырабыз.
К списку новостей









