Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нуринерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422248 , Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Нуринер, улица Школьная, дом 88 |
| Телефон: | +7(843)-683-85-31 |
| E-Mail: | Snrn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нуринерская СОШ" |
| Руководитель: | Сулейманов Айрат Габделмаратович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 76 обучающихся и 15 воспитанников/76 укучы һәм 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учитель , 2 воспитателя/19 укытучы ,2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нуринерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Лагерь яңалыклары 03.06.2017

Экологлар отряды Кугуборка елгасы суының составын өйрәнә
-
Балаларның ялын оештыру 01.06.2017

Мәктәптә табигый- математика профилендәге "Чишмә" ял лагеры эшли башлады. Анда Нөнәгәр, Комзавод, Чутай авылларыннан 35 бала ял итә. Балалар кызыксынулары буенча 4 отрядка бүленеп шөгыльләнәләр: экология- география, математика, технология, туган тел.
-
Табигатькә экскурсияләр 26.05.2017

-
Чишмәләр тарихы 26.05.2017

-
Хуш, мәктәбем! 25.05.2017

Узып китте мәктәп елларыбыз
Ямансу да бүген, читен дә
Шатлыгыбыз безнең әллә ничек
Ватылган да төсле, бөтен дә.
Онытмамын, укытучым,
Бәхетле бул!- диеп әйткәнең.
Яшь аралаш кабатлыймын
Хуш мәктәбем, хуш мәктәбем!
-
Бөек Җиңүгә - 72 ел 08.05.2017

Җиңү көне! Бу көнне халкыбыз кешеләре һәм Европа халкы нинди зур түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның чәчәкле маен онытырга мөмкинме соң? Ул илебезнең һәр кешесе өчен аеруча истәлекле, кадерле. Быел Бөек Җиңүгә —72 ел. Хөрмәтле ветераннар , тыл хезмәтчәннәре Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!!!
-
"Үлемсез полк" 08.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм иткән тантана вакытында авылыбыз урамнарыннан “Үлемсез полк” сафларында узуга барыгызны да актив катнаштык! Илебез азатлыгы өчен шәһит киткән, батырларча көрәшеп гомерен биргән әти- бабайларыбыз, якыннарыбыз, туганнарыбыз сурәтләрен кулларыбызда тотып, күңелләрдә аларның якты истәлекләрен яңарттык. Безнең бу гамәл аларның рухына мәдхия булып ирешсен.
-
"Агач утырту көне " 05.05.2017

Мәктәбебездә урман ресурсларын саклау, торгызу һәм үрчетүгә юнәлдерелгән "Агач утырту көне"акциясе узды. Һәр укучы берәр агач үсентесе утыртып, тирә-якны яшелләндерүгә үзеннән өлеш кертте.
-
Бәйрәм белән! 01.05.2017

Һәрбарчабыз көтеп алган Яз һәм хезмәт бәйрәме килеп җитте. Бу көн хезмәтне, эш кешесен олылый һәм аңа мәдһия укый. Инде бер гасырдан артык Беренче май бәйрәме бөтен дөньяда төрле һөнәр ияләрен – игенчеләрне, укытучыларны, табибларны, эшчеләрне, төзүчеләрне, юлчыларны берләштерә. Язгы яңарыш чорында үзебез яшәгән, эшләгән урыннарда өмәләр үткәреп, җирлегебезне тагын да яшәртеп, ямьләндереп җибәрдек. Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч булып торсын. Әлеге җылы яз көннәре дуслар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен!
-
Талантларны барлар чак... 29.04.2017










