Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нуринерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422248 , Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Нуринер, улица Школьная, дом 88 |
| Телефон: | +7(843)-683-85-31 |
| E-Mail: | Snrn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нуринерская СОШ" |
| Руководитель: | Сулейманов Айрат Габделмаратович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 76 обучающихся и 15 воспитанников/76 укучы һәм 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учитель , 2 воспитателя/19 укытучы ,2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нуринерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Аҗаган - 2015 01.03.2015

Балтачта уздырылган "Аҗаган" уенында мылтыктан ату буенча Мухаметзянов Фариз 3 урын, көч күнегүләрендә Даминова Илсина 3 урын, бау тарту буенча мәктәп командасы 3 урынны яулады.( җитәкчеләре Гимадиев Р.Ш)
-
"Көйне тап" 28.02.2015

5-6нчы сыйныф укучылары арасында Бөек Ватан сугышы чорында барлыкка килгән җырлар тарихын өйрәнү буенча "Көйне тап" ярышы булды. Ярышта 6нчы сыйныф укучылары җиңеп чыкты. Оештыручы 7нче сыйныф укучылары җырларны башкарып, тарихын да сөйләделәр.
-
Бөек Җиңүгә - 70 ел 28.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә 10нчы сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Хабибуллин Гыйльметдин абыйның тормыш юлын өйрәнәләр
-
Мини - футбол ярышы 27.02.2015

Мәктәп күләмендә мини-футбол ярышлары бара. Бүгенге уенда 9нчы сыйныф укучылары җиңеп чыкты
-
Викторина 27.02.2015

1-2нче сыйныфлар арасында Бөек Ватан сугышына багышланган викторина уздырылды.
-
Интеллектуаль уен 25.02.2015

7нче сыйныф укучылары Бөек Җиңүнең 70еллыгына багышланган 3-4 нче сыйныф укучылары арасында интеллектуаль уен уздырдылар. Ярышның беренче этабында 3нче сыйныф, икенче этабында 4нче сыйныф җиңеп чыкты.
-
Имтихан биреп карау
24.02.2015
Бүген 9нчы сыйныф укучылары рус теленнән имтихан биреп карыйлар. Без аларга уңышлар телибез!
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2015

23 февраль — Ватанны Саклаучылар бәйрәме
Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр. -
Солдат әниләре белән очрашу 22.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сыйныфларда эш дәвам итә. 6-7нче сыйныф укучылары бүгенге көндә армиядә хезмәт итүче ир-егетләребезнең әниләре белән очрашу үткәрделәр.
-
Аҗаган - 2015 21.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Аҗаган" уенында 5-11нче сыйныф укучылары катнашты. Ике командага бүленеп көч сынашканнан соң "Яшелләр" командасы җиңүче итеп танылды.









