Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугунурская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ\"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Куныр урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422246,Россия, Республика Татарстан ,Балтасинский район, с.Кугунур, ул.Кирова д 103а |
| Телефон: | +7(843)-683-56-31 |
| E-Mail: | Skgn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Кугунурская СОШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Ахметханов Билсур Илсурович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 63 учащихся/Бездә 63 укучы 16 воспитанников/ 13 тәрбияләнүче иностранные граждане не обучаются |
| У нас учат: | 21 учителей/Бездә 21 укытучы / 4 воспитателя/4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кугунурская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ\"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Куныр урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Очрашу
19.05.2016
Җәйге каникуллар алдыннан , балалар белән эшләү бүлеге инспекторы Ләйсән Газинуровна һәм муниципаль полиция хезмәткәре Ләйлә Фәргатовналар укучылар белән профилактик беседалар уздырдылар
-
9 май 11.05.2016

Куныр ура мәктәбе укучылары,укытучылары 61 сугыш ветераны портретлары белән Куныр авылының Ибраһимов һәм Киров урамнарында “Үлемсез полк” акциясе үткәрделәр
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл янында митинг булды.Митингта тыл һәм хезмәт ветераннары,сугыш чоры балалары, мәктәп коллективы,җирле үзидарә,күмәк хуҗалык членнары,җитәкчеләр катнаштылар.
-
Һөнәри ярминкә.
05.05.2016
Һөнәри ярминкә.
5 май көнне мәктәптә конкурс нигезендә һөнәри ярминкә үтте. Укучылар төрле һөнәри юнәлеш буенча алган белемнәрен күрсәттеләр. Катнашкан һәр укучыга, җитәкчеләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. -
Хезмәт ветераннары белән очрашу
27.04.2016
Хезмәт ветераннары белән очрашу
27 апрельдә Куныр урта мәктәбендә“Якты юл” һәм “Активист” күмәк хуҗалыкларының хөкүмәтнең орден,медальләренә һәм мактаулы исемнәренә лаек булган мактаулы хезмәт ветераннары белән зур очрашу булды.Очрашуда “Якты юл” күмәк хуҗалыгының озак еллар рәисе булып эшләгән һәм “Почет билгесе”,”Хезмәт Кызыл Байрагы”, “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен IVдәрәҗә” , “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденнары һәм Татарстан Республикасы , Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре исеменә лаек булган Гәрәев Хәмит Гәрәй улы, рәис урынбасары,хезмәтне саклау буенча инженер,кадрлар бүлеге мөдире булып эшләгән Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гиниятов Мөхәммәт Гиният улы һәм башкалар катнаштылар.
-
Куныр урта мәктәбендә иҗат отчеты
26.04.2016
Дистә еллар дәвамында май аенда Куныр урта мәктәбендә иҗат отчетын үткәрү традициясе бара. Чираттагысы апрельнең 22се көнне мәдәният йортында гөрләп узды. Ярминкәдә укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр, әти-әниләр үстергән гөлләр, пешергән тәм-томнар, бәйләгән носки- башмаклар тәкъдим ителде. Икенче өлешендә уку һәм спорт алдынгыларын бүләкләү һәм концерт булды. Быел беренче мәртәбә “Якты юл” һәм “Активист” күмәк хуҗалыклары укуда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга үзләренең грантларын тапшырдылар. ”Якты юл” ҖЧҖ нең акчалата бүләге 4сыйныфтан Юнысова Зилиягә, 9 сыйныфтан Муллагалиев Василга, 10 сыйныфтан Низамиева Илүзәгә, ә “Активист” күмәк хуҗалыгы ның гранты 9сыйныфтан Михайлова Снежанага тапшырылды. Елның “Иң яхшы спортчылары” да ачыкланды: 1 урынга 7 сыйныфтан Дәүләтшин Рәсүл, 2 урынга шул ук сыйныфтан Шәйхетдинов Зөфәр, 3 урынга 9 сыйныфтан Сөләйманов Ислам лаек булды. Кичәнең концерт өлешендә һәр сыйныф тамашачыларга үзләренең иң матур номерларын тәкъдим иттеләр.1 сыйныфның “Валенки” , 2 һәм 10 сыйныфларның бергә башкарган “Дуслык”, 3 сыйныфның “Балачак” биюе, 4 сыйныф малайларының “Шушы яктан, шушы туфрактан без” һәм Сафиуллин Ризванның “Пар ат” җырлары, 5 сыйныф кызларының үзбәк халык биюе, 6 сыйныфның “Ромашка” , 7 сыйныфларның тулы коллектив белән башкарган мари һәм рус , 8 нчеләрнең һинд биюләрен тамашачылар аеруча җылы кабул итте. 9 сыйныфтан Сафиуллина Индираның гитарада уйнап башкарган “Яшьлегем чишмәләре”, 10 сыйныфтан Заһидуллина Айзиләнең “Карлыгач”, Шәйхетдинова Зиләнең “Сусау” җыры, 11сыйныфтан Әюпова Зөһрәнең ”Тормышымның матурлыгы” җырын зал көчле алкышларга күмде. 6 нчы сыйныфтан Гарифуллина Сөмбел, 7нчедән Саттаров Рүзәл, 9 сыйныфтан Сафиуллина Индира һәм Нигъмәтҗанов Рәдифләр кичәне үзенчәлекле , матур итеп алып, үзләренең оста конферанс булуларын расладылар.
-
“Без – Тукайлы халык” кичә
26.04.2016
Моннан нәкъ 130 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә Габдулла – мәшһүр Тукай дөньяга килә. Бүген илебезнең төрле төбәкләрендә олуг шагыйребезне зур хөрмәт белән искә алдылар. Шушы олы юбилей уңаеннан, мәктәбебездә “Без – Тукайлы халык” кичәсе үтте. Кичәдә башлангыч, 5,8 сыйныф укучылары башкаруында бөек шагыйребезгә багышланган шигырьләр, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
-
Тукай исемендәге җәмгыять призына
26.04.2016
Татарча көрәш буенча 1 урын алган Дәүләтшин Рәсүлне котлыйбыз.
-
Җиңел атлетика
26.04.2016
100 метрга йөгерү буенча 1 нче урын,1500 метрга йөгерү буенча 2 нче урын алган Идрисова Гөлчәчәкне котлыйбыз.
-
Мәктәпнең иҗат отчеты 22.04.2016

Бүген мәктәпнең иҗат отчеты була.
Концерт номерлары.
Ярминкә.
Рәхим итегез.
-
Җир көне 22.04.2016

Бөтендөнья Җир көне карата 5-9 сыйныф укучылары тирән эчтәлекле сценарий куйдылар
















