Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Княбашская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422266, РТ, Балтасинский район, с. Княбаш, ул. Советская, д. 9в |
| Телефон: | +7(843)-682-87-15 |
| E-Mail: | Sknb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Княбашская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Файзрахманова Таслима Зиннуровна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 9 обучающихся и 9 воспитанников/ 9 укучы һәм 9 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 2 учителя и 1 воспитатель/ 2 укытучы һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Княбашская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Көзге уңыш! 07.10.2015

Җәй тәмамлану моңсулык тудырса да, мул уңыш шатлык китерә!
Бакчабызда зур байлык
Бергәләп казып алдык.
Күрегезче кешеләр,
Бездә гигант кишерләр!
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2015

Бүген укытучыларны нәниләребез дә котлады. Изле теләкләрен әйтеп, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
-
Укытучылар көне белән! 03.10.2015

Кадерле укытучылар, сезне бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Авыр әммә җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, иксез – чиксез сабырлык, гаилә бәхете телибез. һәр таңны сау – сәламәт каршылагыз, һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен.
Нигә бүген алтын нурлар
Урманнарга йөгерә?
Нигә безне көзге кояш
Җәйдәгечә кыздыра?
Ай нинди көн, нинди көн бу?
Кыздыра кояш көзне.
Шул кояштай якты сыман
Укытучылар көне.
-
Тәрбиячеләр көне белән! 28.09.2015

Укучылар тәрбиячеләрне бәйрәм белән котладылар һәм чәчәк букетлары тапшырдылар.
-
"Кросс Нации" 26.09.2015

26нчы сентябрь көнне “Кросс Нации” үткәрелде. Барлык мәктәп хезмәткәрләре һәм укучылары катнашты. Балалар арасында урыннар билгеләп үтелде. Иң өлгере булып Галиахметова Динә билгеләнде.
Бик куңелле бу шимбә
Бар кеше дә йөгерә.
Беренчелекне алырга
Теләми соң кем генә!
-
Бакчада эшләр гөрли. 25.09.2015

Хезмәтебезне хөрмәтләп,
Уңышыбыз булды күпләп.
Безнең мәктәп бик тырыш -
Шуңа да мул уңыш!!!
-
Көзге табигатькә кунакка. 17.09.2015

Яшел, сары, кызыл...
Бар төсләр дә бар монда.
Походта түгел без гуя -
Әкият дөньясында.
Табигатьнең матурлыгы
Сокланып та туймаслык!
Бик куңелле булды безгә,
Рәхәтләнеп уйнадык!
-
Бәхетле балачак. 15.09.2015

Яратабыз саф һавада
Зарядкалар ясарга,
Урамнан арып кергәч
Тәмле итеп ашарга.
Кечкенә генә булсак та
Өлгерәбез бар җиргә,
Нәни кулларыбыз белән
Сәлам бирәбез сезгә!
-
Алтын көз килде. 11.09.2015

Мәктәбебез бакчасына
Алтын көз килеп җиткән,
Агачларның яфрагына
Кызыл - сары төс сипкән!
-
Экологический урок "Сделаем вместе". 07.09.2015








