муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 ( 219 ) 220 >>
-
Татарча көрәш. 18.04.2013

Актанышта Татарстанның Беренче Президенты Кубогына, 1997-1999 елгы егетләр арасында, татар-башкорт көрәше буенча ярыш булып узды. Әлеге ярышта мәктәбебездән Муллахметов Ильнар 3 урынны, ә Ахметханов Ильдан 2 урынны яулады. Молодцы!
-
Министрлар кабинеты утырышы уздырылды. 16.04.2013

“Хыял” балалар оешмасында министрлар кабинеты утырышы уздырылды. Утырышта лидерлар лагерында булып кайткан Гыйлметдинова Гөлинә чыгыш ясады.
-
Васил Гарифуллин истәлегенә татарча көрәш ярышы. 13.04.2013

Район күләмендә 1997нче елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында көрәш бәйгесе уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең көрәш түгәрәгенә йөрүче укучылары катнашты. Алар уңышлы чыгыш ясап, район командалары арасында, 1 урынны алдылар. Командадан 10 укучы призлы урын алуга иреште. Молордцы!
-
Семинар уздырылды. 12.04.2013

Мәктәптә башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар уздырылды. Әлеге семинарда Ор, Борнак, Чутай, Шеңшеңәр мәктәпләреннән башлангыч сыйныф укытучылары катнашты.
-
Лидерлар лагерьда. 12.04.2013

Мәктәбебез лидеры Гыйлметдинова Гөлинә Салавыч урта мәктәбенә лагерьга китте. Алар экология елы уңаеннан оештырылган акциядә катнаштылар.
-
“Зирәк тиен” Бөтенроссия конкурсында катнаштык. 11.04.2013

Мәктәбебездән 43 укучы “Зирәк тиен” конкурсында катнашты.
-
«Матурлык иленә сәяхәт” 09.04.2013

Мәктәптә сәнгать атналыгы дәвам итә. Тәнәфестә 5-8 класс укучылары “Портрет киендерү” ярышында катнаштылар, ә дәресләрдән соң 3-4 класс укучылары өчен “матурлык иленә сәяхәт” исемле уен-ярыш уздырылды.
-
Сәнгать атналыгы башланды. 08.04.2013
Мәктәп күләмендә сәнгать атналыгы башланды. Әлеге атналык кысаларында 1 һәм 2 сыйныфлар өчен “Салават күпере буйлап сәяхәт” исемле уен-ярыш уздырылды. -
Федераль конкурслар 06.04.2013

Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз зур кызыксыну белән интернет аша уздырыла торган федераль конкурсларда катнашалар. Инде нәтиҗәләре дә күренә башлады. 4класс укучысы Хайруллина Диләрә һәм 3 класс укучысы Зиннатуллина Алинәләр, “Весенняя капель” Бөтенроссия конкурсында катнашып, 1 урынны яуладылар.
-
Цирк карадык. 05.04.2013

Авыл мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен Оренбург циркы үзенең тамашасын күрсәтте. Күпчелек укучылар әлеге тамашада катнашты. Цирк укучыларга бик ошады.









