муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
«Күркәм нәсел» 05.03.2016

Мәктәп күләмендә “Күркәм нәсел” бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә Асхадуллиннар һәм Хабибуллиннар гаиләләре катнашты. Һәр ике гаилә дә үзләренең нәселләренең җыр-моңга гашыйк икәнлекләрен күрсәттеләр. Ике нәсел дә җир кешеләре, үз көчләре белән яшиләр, авылда хезмәт куялар. Алар үрнәк, нәсел җепләрен, туган нигезне саклаучы гаиләләр.
-
“Әйдәгез, ярышабыз!” 04.03.2016

8 март бәйрәме уңаеннан 9-11 сыйныф укучылары өчен “Әйдәгез, ярышабыз!” дип исемләнгән бәйрәм оештырылды. Әлеге кичәдә кызлар һәм егетләр ике команда булып ярыштылар. Кызыклы конкурслар, музыкаль уеннарда катнашып кызлар командасы 1 урынны яулады. Бәйрәм дискотека белән дәвам итте.
-
“Бәйрәм белән, гүзәл кызлар”! 03.03.2016

5-8 сыйныф укучылары өчен егетләр көче белән бәйрәм кичәсе уздырылды. Әлеге кичәне 6 сыйныф егетләре алып барды. Егетләр генә әзерләнгән концертны кызлар бик яратып карадылар. Кызлар өчен оештырылган күңелле уеннар да кызлар күңеленә хуш килде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
“Форпост” 15.02.2016

Мәктәбебезнең форпост отряды район күләмендә ярышта катнашып 2 урынны яулады. Автомат сүтеп җыю буена Ризванов Инсаф 1 урынны, пневматик винтовкадан ату буенча Гайнетдинов Илгизәр 2 урынны, турникта тартылу буенча Гарифзянов Хәйдәр 5 урынны яуладылар.
-
“Татарстан- чаңгы юллары” 13.02.2016

Мәктәбебезнең барлык укучылары һәм укытучылары бердәм чаңгыга бастылар.
-
Рамазан –беренче! 13.02.2016

Мәскәү шәһәрендә кул көрәше буенча ярышта катнашып 10 сыйныф укуысы Накипов Рамазан 1 урынны яулады. Молодец!
-
“Милли тавыш – балалар” 13.02.2016

Районкүләмендә “Милли тавыш – балалар” проектының 1 этабында катнашып 9 сыйныф укучысы Валиев Рәсим, 8 сыйныф укучысы Хабибуллин Рифнур җиңүче булдылар һәм йомгаклау концертында катнаштылар.
-
Шашка һәм шахмат ярышлары бара. 12.02.2016

Оборона – масса һәм спорт айлыгы кысаларында мәктәптә шашка һәм шахмат ярышлары бара. Һәр сыныфтан җиңүче укучылар мәктәп беренчелегенә ярышачаклар.
-
“Күңелле стартлар” 12.02.2016

1-4 сыйныф укучылары өчен оборона-масса һәм спорт айлыгы кысаларында “күңелле стартлар” уздырылды. Укучылар 2 командага бүленеп, саф һавада ярыштылар. Нәтиҗәдә 1,4 сыйныф укуыларыннан торган команда җиңү яулады.
-
“Шәфкатьлелек ярминкәсе.” 11.02.2016

Мәктәбебездә ел саен традицион рәвештә шәфкатьлелек ярминкәләре уздырыла. Чираттагы ярминкә “Твори добро!” акциясе кысаларында уздырылды. Ярминкә күрше авыл кызы Шәмсетдинова Зәмирәгә ярдәм итү йөзеннән оештырылды.









