муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
«Ягез әле, малайлар»! 18.02.2013

1-4 класс укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә уздырылды. Кичәдә 2 команда, “танкистлар” һәм “а-47” командалары ярышты. Алар бу ярышта табышмакларга җаваплар эзләделәр, төймә тактылар, скакалка сикерделәр, күз бәйләгән килеш рәсем ясадылар, кызлар чәчен үрделәр. Бик матур итеп көч сынашканнан соң 17 очко җыеп “а-47” командасы җиңү яулады. Бәйрәм ахырында малайларга кызлар үзләре ясаган сувенирларны бүләк иттеләр.
-
Айлык газета чыгырылды. 16.02.2013

«Хыял» балалар оешмасы газетасының чираттагы номеры дөнья күрде. Әлеге газета оборона-масса һәм спорт айлыгына багышлап чыгарылды. Газетаның бу санында сугыш ветераннарына, тыл батырларына, хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүчеләргә багышланган мәкаләләр урын алды.
-
Татарча көрәш ярышы. 16.02.2013

Район күләмендә ООО “Юлдаш” призына татарча көрәш ярышы уздырылды.Әлеге ярышта мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы уңышлы чыгыш ясап, 1 урынны яулады. Төрле үлчәү авырлыгында җиңүчеләребез: Рамазанов Рөстәм, Ахметханов Илдан, Ахметханов Ирек, Муллахметов Илнар, Хабибуллин Альфирлар. Молодцы, егетләр!
-
ФОРПОСТ отрядлары ярыша. 15.02.2013

Район күләмендә ФОРПОСТ отрядлары арасында ярыш уздырылды. Алар ату, йөгерү, турникта тартылу, автомат сүтеп җыю буенча көч сынаштылар. Мәктәбебезнең 3 егет һәм 1 кыздан торган командасы, уңышлы чыгыш ясап, 4 урынны алды.
-
Гашыйклар көне. 14.02.2013

Мәктәп күләмендә “дуслык һәм мәхәббәт” акциясе уздырылды. Акциядә укучылар бер-берсенә дуслык хисләре аңлаткан открыткалар бирештеләр. 9-11 класс укучылары өчен “Гашыйклар” бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә “Валентина” һәм “Валентиннар” командалары ярышты. Ярышта күңелле ярышлар оештырылды, нәтиҗәдә 38 очко җыеп егетләр командасы җиңү яулады. Соңыннан бәйрәм дискотекасы уздырылды.
-
Семинар узды. 14.02.2013

Мәктәп базасында район күләмендә өстәмә белем бирү педагогларының семинары уздырылды. Семинарда “Хореография”, “Растим патриотов” түгәрәкләре җитәкчеләре ачык дәресләр күрсәттеләр.
-
Оборона-масса һәм спорт айлыгы дәвам итә. 13.02.2013

Айлык кысаларында мәктәп күләмендә чаңгы ярышы уздырылды. Ярышта 1-11 класс укучылары һәм укытучылар катнашты. Әлеге ярыш матур бәйрәмгә әверелде. Ярышта җиңүчеләрне шунда ук бүләкләү тантанасы булды. Призлы урын яулаган укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
Уңыш программасы буенча дәресләр 12.02.2013

Барлык классларда да "Уңыш" программасы нигезендә коррупциягә карата дәресләр уздырылды. Укучылар төрле сорауларга җавап һәм тавыш биреп, коррупциянең нәрсә икәнлегенә төшенделәр.
-
Патриотик шигырь конкурсы. 12.02.2013

Оборона-масса айлыгы кысаларында мәктәп күләмендә шигырь конкурсы уздырылды. Конкурста укучылар актив катнашты. Бигрәктә башлангыч сыйныф укучыларына тиңнәр булмады. Әлеге конкурска нәтиҗә ясалып урыннар билгеләнде һәм линейкада урын алучыларга грамоталар, катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
-
“Без 41 нче ел балалары” 11.02.2013

Мәктәбебезнең 6 класс укучылары район мәдәният йортына “Без 41 нче ел балалары” дип исемләнгән спектакль карарга бардылар. Әлеге чара укучыларда бик матур фикерләр калдырды. Соңыннан алар артистлар белән бергә фотога да төштеләр. Укучылар үзләренә шундый матур, тирән эчтәлек ле театр куйганнары өчен артистларга бик рәхмәтле.









