муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Армспортны үз итәбез. 21.04.2018

Укучыларыбыз арм спорт түгәрәгенә теләп йөриләр. Әлеге юнәлештә уздырылган ярышларда еш катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Шундый ярышларның чираттагысы Чаллы шәһәрендә узды. Биредә дә безнең мәктәптән Салахетдинова Э., Аскарова Л., Габдулхакова Р., Свиридов А., Галимуллин А. катнашты һәм барысы да призлы урыннар яуладылар.
-
"Тукай яши күңелләрдә..." 21.04.2018

Мәктәптә Тукай көннәре дәвам итә. Шушы уңайдан Г. Тукай иҗатына багышланган стенд дөнья күрде. Әлеге стендта бөек шагыйрьнен тормыш юлы һәм иҗаты яктыртылды.
-
Районда әтиләр советы утырышында катнаштык. 20.04.2018

Район күләмендә әтиләр советы утырышы узды. Әлеге чарада мәктәбебездән 7 әти катнашты.
-
"Эко-яз" акциясенә кушылдык. 19.04.2018

Эко яз акциясе кысаларында күп кенә эшләр эшләнде. Мәктәп территориясенең кардан ачылган җирләре чүпләрдән чистартылды, сыерчык оялары куелды. Бүген укучыларыбыз мәктәп территориясендә кар тарту өмәсенә чыктылар.
-
Тукай иҗатына багышланган тамчы-шоу. 19.04.2018

Мәктәбебездә Тукай көннәре дәвам итә. Буген бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган тамчы-шоу узды. Әлеге бәйгедә 5 һәм 6 сыйныф укучылары көч сынашты.
-
Тукай укуларында катнаштык 17.04.2018

Укучыларыбыз белән беррәттән укытучыларыбыз да төрле конкурсларда, конференцияләрдә катнашалар. Татар теле укытучысы Роза Александровна Г. Тукайның иҗатын өйрәнүгә багышлап уздырылган VII Республикакүләм Тукай укуларында катнашты һәм 3 урынны яулады.
-
Итоговое собеседование. 16.04.2018

В 9 классе прошло итоговое собеседование по русскому языку.
-
Әти-әниләр җыелышы узды. 16.04.2018

Мәктәп күләмендә 3 чирек йомгаклары буенча әти-әниләр җыелышы уздырылды. Җыелышта шулай ук җәйге ял мәсьәләләре, ОГЭ һәм ЕГЭ бирү тәртипләре аңлатылды.Шулай ук бүгенге җыелышта район полиция бүлегеннән Раушания Ленаровна да катнашты һәм чыгыш ясады.
-
Көрәштә тагын беренче! 14.04.2018

Бөрбашта Фидаил Шакиров истәлегенә татарча көрәш ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы катнашты һәм 1 урынны яулады. Молодцы!
-
"Чиста тәрәзәләр" операциясе узды. 12.04.2018

"Хыял" балалар оешмасының эш планы нигезендә "чиста тәрәзәләр" операциясе уздырылды. Әлеге чара барышында мәктәбебезнең тәрәзәләре чистартылды.









