МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Балтач гимназиясе кубогына хоккей турниры
Опубликовано: 23.02.201223 февраль көнне Балтач гимназиясенең хоккей мәйданчыгында укучылар, укытучылар, әтиләр һәм гимназияне тәмамлаган егетләр командалары арасында хоккей турниры булды.
Турнир 2003 елдан бирле һәр елны уздырылып килә. Беренче турнирда 3 команда (укучылар, әтиләр, гимназияне тәмамлаучылар) катнашкан булса, быелгы 10 нчы турнирда 5 команда ярышты.
Беренче уенда укучылар һәм укытучылар командалары очрашты. Исәп 6:4, укытучылар файдасына булды. Икенче уенда әтиләр һәм “Выпускник 2” командалары уйнады, 4:0 исәбенә “Выпускник 2” җиңде.
Өченче уенда укытучылар белән “Выпускник 1” очрашты, 6:0 исәбенә “Укытучылар” командасы җиңү яулады.
Турнирның финалында “Укытучылар” һәм “Выпускник 2” командалары очрашты. Кискен көрәштә укытучылар җиңеп чыкты.
Турнирда катнашкан һәр уенчыга, Ватанны саклаучылар көне белән котлап, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Матур табигать шартлары, һава торышы да турнирның оешкан төстә үтүенә этәргеч бирде.
23 февраль көнне гимназиягә бәйләнеше булган һәркем боз өстенә чыгып бу уеннарда катнаша алды. Турнир Балтач гимназиясенең укучылары, укытучылары һәм гимназияне тәмамлаучылары белән очрашуга сәбәпче булды, аларның дуслык җепләре тагын да ныгыды.
К списку новостей














