МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Чыгарылыш укучылары белэн очрашу
Опубликовано: 04.02.20124 февраль көнне Балтач гимназиясендә гимназияне 1997 елда тәмамлаган 11а (җитәкчесе Нигаматҗанов А.А.) һәм 11б (җитәкчесе Борханова Г.Н.), 2002 елда тәмамлаган 11а (җитәкчесе Михайлова Л.К.), 11б (җитәкчесе Идрисова Н.М.), 11в (җитәкчесе Габдрахманова Ф.Т.), 2007 елда тәмамлаган 11а (җитәкчесе Борханова Г.Н.), 11б (җитәкчесе Сәйфетдинова Н.К.) һәм 11в (җитәкчесе Җәләлова А.И.) сыйныфлары укучылары очрашты.
Аларның гимназияне тәмамлауларына быел 15, 10 һәм 5 ел була.
Кичәне гимназиянең 9б сыйныфы балалары һәм аларның җитәкчеләре Нурия Котдусовна тарафыннан хәзерләнгән иде.
Кунаклар берникадәр үз кабинетларында аралашкач актлар залына җыелдылар. Аларга гимназия тарихыннан видеоклиплар, укытучылар һәм укучылар турында презентацияләр тәкъдим ителде. Гимназияне тәмамлаучылар гимназия коллективына үзләренең рәхмәтләрен ирештерделәр, истәлек бүләкләре бирделәр.
Залга җыелган укытучылар һәм гимнаия укучылары гимназияне тәмамлаучыларга сокланып, алар белән горурланып утырдылар. Чөнки гимназияне тәмамлаучылар тормышта һәрберсе үз юлын тапкан, югалып калмаган.
Гимназиянең 1997 елны тәмамлаган, җырчы, төрле дәрәҗәдәге халыкара конкурслар лауреатлары Радик Шакиров җырлавы кичәнең йөзек кашы булды.
К списку новостей














