МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 елга багышланган күркәм чара
Опубликовано: 28.04.2026Бүген Балтач гимназиясендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 елга багышланган күркәм чара узды. Тукай шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырларны «Салават» җыр театры һәм «Салават» яшьләр үзәге артистлары башкарды. Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артистлары Илфат Шәехов, Альфред Якшимбетов, Ядкәр Хәбибуллин белән аралашу укучыларның да, укытучыларның да күңелләренә хуш килде. Тукай турында яңа мәгълүматлар да белделәр. Әйтик, Тукайның төрле яктан үскән, камил шәхес икәнен белгән булсалар да, аның композиторлык һәм җырчылык сәләте булуын күпләр беренче тапкыр ишетте. 2018нче елда бер төркем экспертларга милли геройның кем булуын ачыкларга әмер бирелгәч, алар, һич тә шикләнмичә, Тукай исемен атаганнар икән. «Мондый чаралар яшь буында туган телгә, әдәбиятка һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный, - » дип билгеләп үтте гимназия директоры Айгиз Миннемуллин.
Источник: Администрация
К списку новостей














