• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108
Телефон: +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90
E-Mail: G.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Балтасинская гимназия»
Руководитель: Миннемуллин Айгиз Рафилович
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: 594 обучающихся/ 594 укучы
У нас учат: 57 учителя/ 57 укытучы

Новости

Хөрмәтле гимназиялеләр!

Опубликовано: 31.12.2013

     Менә үзенең мәшәкатьләре, шатлыклары һәм борчулары белән 2013 нче ел тарихта гына кала. Үткән ел Балтач гимназиясе коллективы өчен алган дәрәҗәсен аклау, күтәрелгән урынын саклау елы булды.

     Гимназиянең абруе арта, моның дәлиле – укучылар саны. Ул инде 450 гә җитте. Укучылар сан ягыннан гына түгел, ә сыйфат ягыннан да үсәләр: 4 укучыбыз республика олимпиадалары җиңүчесе һәм призеры булды, Республиканың “Созвездие – йолдызлык 2013” фестиваленең ике призлы урыны да гимназиядә. Яңа технологияләр белән дә якыннан таныш безнең укучыларыбыз ,чөнки “Яшь программист” республика конкурсы җиңүчесе дә бездә укый.

     2013 нче елда  балаларның сәламәтлек театры коллективлары Республика буенча җиңү яулады (кече һәм урта яшьтәгеләр).

     Баскетбол командалары башлап җибәргән уңышларны чаңгычылар дәвам итте. Бер укучыбыз бүген чаңгы буенча Татарстан җыелмасы әгъзасы.

     Бүген гимназиядә эшләүче 54 укытучының 14 е - Татарстанның иң яхшы укытучысы исемен йөртә. Алар бу исемнәрен эшләре белән дә раслыйлар:

татар теле укытучыбыз Бөтендөнья Татар теле укытучыларының “Мастер класс” бәйгесе җиңүчесе булды, елның соңгы ае декабрьдә Татарстан буенча үткәрелгән бәйгеләрнең нәтиҗәләре билгеле булды – аларның 2сендә гимназия коллективы, 2сендә шәхсән укытучылар беренче булдылар.

     2013 нче ел башында чаңгычы укучыларыбыз Татарстан чемпионнары булганнар иде инде. Аларның уңышы дәвам итте: гимназия вәкиле Идел буе федераль округы чемпионатында җиңеп, Рәсәй бәйгесендә көмеш һәм бронза медальләр алды. Алай гына да түгел, сентябрь аенда Бөтендөнья Мәскәү марафоны пъедесталында да гимназия вәкиле басып торды (бронза медаль)

     Укыту нәтиҗәләре буенча чыгарылган рейтингта да гимназия районда беренче, ә Республикада беренче өчлектә (авыл мәктәпләре арасында).

     Тәҗрибә участоклары Республика бәйгесендә гимназия беренче, дәрестән соң хезмәт тәрбиясе өчен яуланган грантларның берсе шулай ук гимназиядә.

Бу язмада барлык яулаган җиңүләрне, исемнәрне санап бетерү мөмкин түгел.      Алар турында үзебезнең сайтыбызда ел дәвамында сөйләп бардык.

   Бу уңышлар гимназия коллективы – укучылар, укытучылар, әти-әниләр уңышы. Без бердәм, бергә булганда гына бу дәрәҗәдә эшләп һәм яшәп була.

Киләчәк Яңа – 2014 елда да матур эшләр, тыныч тормыш дәвам итсен иде.

Һәрберегезгә, сезнең гаиләләргә бәхет, шатлык, саулык һәм иминлек телим.

Яңа ел белән хөрмәтле гимназиялеләр.

 

 

                             Сезнең директорыгыз – В.Г.Шакиров


Источник: Шакиров В.Г.

К списку новостей