МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
«IT-чемпион» конкурсына йомгак
Опубликовано: 30.12.2013
28 декабрь көнне Казан шәһәренең ИТ-паркында «IT-чемпион» конкурсының III этабы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды һәм март аеннан башланган бәйгегә нәтиҗә ясалды.
Тантанада ТРның премьер-министры урынбасары, информатизацияләү һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашты. Шунысын да әйтеп үтү зарур, «IT-чемпион» конкурсы 2013 елның 1 мартыннан алып 3 этап дәвамында уздырылды һәм барлыгы 253 меңнән артык укучы катнашты. Алар исә “Дәуләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтү” порталында Республика буенча 320 меңнән артык олы кешеләрне әлеге порталда эшләргэ өйрәтте. Республиканың 459 укучысы iPad планшеты белән бүләкләнде. Шулай ук җыелган балларны укучылар төрле истәлекле бүләкләргә алыштыра алды.
Татарстан Республикасының информатизацияләү һәм элемтә министры Р.Шәйхетдинов үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннехановка, әлеге бәйгене оештырганы өчен зур рәхмәтләрен җиткерде һәм зур булышлык курсәткән Татарстан Республикасының премьер-министры Ильдар Халиковка олы тәбрикләү сузләрен әйтеп үтте.
Иң беренчеләрдән булып “ТРның Дәуләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтү” номинациясендә 14 җиңүче билгеләп үтелде. Бу номинациядә укучылар узләренең осталыкларын программалау, дизайн, пиарда сынап карады.
Укучыларның эшләре төрле категориядә бәяләнде. Алар арасында электрон хезмәтләр күрсәтүнең “Иң яхшы баннеры, яки логотипы”, “Иң яхшы видеоролик”, “Иң яхшы презентация”, “ОС Андроид өчен мобиль приложение”, “Интернет-приложение” номинацияләре бар иде. Бу төр категориягә 298 эш тәкъдим ителде. Балтач гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Аветисян Давид та “Иң яхшы видеоролик” бәйгесендә җиңү яулады һәм iPad планшеты, Мәскәүгә Google компаниясенә юллама белән бүләкләнде. Җиңүчеләр тавыш бирү буенча билгеләнергә тиеш иде. Ләкин жюри нәтиҗәне видеороликларның эчтәлегенә карап йомгак ясады. Шулай ук «IT-чемпион» конкурсы дәвамында Балтач гимназиясенең Давидтан кала, 3 укучысы “Иң актив укучы” номинациясендә: 11нче сыйныф укучысы Мифтахова Лира (I этап) – җиңүче, 9нчы сыйныф укучысы Вәлеева Алсу(II этап) – җиңүче, 3нче сыйныф укучысы Зиннәтуллина Алсу(III этап) – призёр булдылар һәм һәрберсе iPad планшетына ия булды. Чемпионнарны әлеге җиңүләре белән тәбрик итәбез. Алдагы укуларында зур уңышлар, сәламәтлек телибез. Афәрин!!!
Источник: Мукминов М.Н.
К списку новостей














