• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108
Телефон: +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90
E-Mail: G.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Балтасинская гимназия»
Руководитель: Миннемуллин Айгиз Рафилович
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: 594 обучающихся/ 594 укучы
У нас учат: 57 учителя/ 57 укытучы

Новости

Балтач гимназиясе укучылары юл-транспорт һәлакәтендә гомерләре өзелгән корбаннарны искә алу митингы үткәрде

Опубликовано: 18.11.2023

Берләшкән Милләтләр Оешмасы резолюциясе нигезендә 2005нче елның 26нчы октябреннән башлап, ноябрь аеның өченче якшәмбесе юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты - киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-китемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү. Шушы датага атап, быел да Балтач гимназиясенең яшь инспекторлары катнашында район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә митинг узды. Иртән гимназия укучылары юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева һәм ЮХИДИ инспекторы Владислав Волков белән берлектә бистәнең бишенче номерлы балалар бакчасы янында чара уздырдылар. Укучыларның кулларында шоферларга атап ясалган плакатлар иде. Мондый чараларга шоферлар төрлечә карый, ләкин унның тугызы барыбер дә әйткән сүзләрне исәпкә алып, юлда ул үзе генә түгеллеген уйлап, кагыйдәләрне сакларга тырыша. Ә инде кичен Балтач гимназиясендә 6нчы сыйныф укучылары һәм аларның әтиләре катнашында юл хәрәкәтенә бәйле чара үткәрелде. 3 команда төрле биремнәр үтәделәр, алар арасында юл билгесе уйлап табу да, юл-транспорт һәлакәтләренә кагылышлы плакат яки листовка ясау да кергән иде. Шулай ук һәрбер команда үзенең теләген язып, шар эченә тыкты һәм инде аннан шул шарны шартлатып, гомернең бер мизгел генә булуына тагын бер кат төшенде. Юл һәлакәтендә һәлак булучыларны искә алу юктан гына билгеләп үтелми, көн дә республикабыз юлларында кеше гомерләре өзелә. Юл хаталарны кичерми, гомерегезне кыл өстенә куймагыз!


Источник: Администрация

К списку новостей