МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
«Мәктәп бизнес-старт» эшлекле уены
Опубликовано: 30.05.2023Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә 5-7нче сыйныф балаларында, шул исәптән Татарстан Республикасының авыл мәктәпләрендә һәм кече шәһәрләрендә укучыларда эшкуарлык күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында «Мәктәп бизнес-старт» эшлекле уены үткәрелә. Уенның максаты балалар һәм яшүсмерләрдә кечкенәдән үк эшкуарлык күнекмәләрен һәм проект компетенцияләрен үстерү.
Балтач гимназиясе командасы ел дәвамында әлеге проектта катнашып зур нәтиҗәләргә иреште. Укучылар «Безнең киләчәк» дип аталган фирма астында телефон аслыклары ясап саттылар. Декабрь аенда Казан шәһәрендә узган хәйрия ярминкәсендә катнашып, үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Финанс грамоталыгына өйрәнеп, товарларын социаль челтәрләр аша рекламалап сатуга ирештеләр. Республика күләмендә проектта катнашкан 12 мең кеше арасыннан 120 кеше, ягъни 12 команда финалга кадәр барып җитте. Алар рәтендә, шәһәр командалары белән беррәттән, Балтач гимназиясе командасы да бар.
Гимназиялеләр, Казан шәһәрендә эшлекле уенның финалында катнашып бизнес-проектларын якладылар һәм бүләкләнеп кайттылар. Котлыйбыз!
Источник: Администрация
К списку новостей














