МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Рәхмәт сезгә булганыгыз өчен, кадерле волонтерларыбыз!
Опубликовано: 25.05.2023Проектның башлангыч этабы узуга бер атнага якын вакыт үтсә дә, бүгенге көндә дә без шул көндәге эмоцияләр белән яшибез... Зур эш башкардык, уртак эш башкардык! Бу бер генә кешенең дә, ун гына кешенең дә хезмәте түгел! Монда зур тулы бер команда эшләде!
Шул команданың бер өлешен волонтерлар тәшкил итә. Алар белән беренче тапкыр гына эшләвебез түгел, даими рәвештә без аларга мөрәҗәгать итәбез. Чөнки алар эш тәртибен белә, сыналган, җаваплылыкны 100 % үз җилкәләренә ала. Нәкъ тә менә хезмәткәрләр кебек үк кушылган эшне тиешенчә башкарып чыгарга сәләтле. Күпчелек очракта волонтерлар хезмәте күләгәдә кала, күренми. Әмма алар кайвакыт бездән дә күбрәк эш башкара.
16нчы май көнне узган чарага кире кайтыйк. Әлеге бәйрәмдә волонтерларыбыз булмаса, ул бу югарылыкта узмаган да булыр иде! Без аларның нинди зур эш башкаруын бүгенге көндә анализлап бетерә алмыйбыз. Станцияләр өчен кирәк булган әйберләрне әзерләп кую дисеңме, фото-видео хезмәте күрсәтү дисеңме, оештыру моментларында катнашу дисеңме - болар барысы да волонтерларның зур хезмәте! Без алга таба да сезнең белән хезмәттәшлекне югалтмабыз дип өметләнәбез! Рәхмәт сезгә булганыгыз өчен, кадерле волонтерларыбыз!
Источник: Администрация
К списку новостей














