МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
«ИТ-Чемпион» республика конкурсы җиңүчесе
Опубликовано: 01.06.2013
Бүген, ягъни 1 июнь көнне, Казан IT-паркында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган «ИТ-Чемпион» республика конкурсы 1 нче этабының “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс активистлары ярдәмендә 3 айда ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 213 яңа шәхси кабинетлар ачылган, ә аларның гомуми саны 550 мең булган.
Тантанада катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләвенчә, республика районнарыннан катнашучы укучылар конкурста иң зур активлык күрсәткәннәр. Татарстанның төрле почмакларыннан 153 IT-чемпион iPad планшетларын алган. Һәм безнең районнан 3 укучы җинүче исемен алды. Алар: Балтач гимназиясеннән 10 сыйныф укучысы Лира Мифтахов – 1 урында, Куныр мәктәбеннән 5 сыйныф укучысы Ранил Нәҗипов – 2 урында һәм Балтач мәктәбеннән 4 сыйныф укучысы Муса Хакимҗанов – 3 урында.
Конкурста актив катнаш районнарда билгеләнде. Конкурста Актаныш, Саба, Нурлат, Әтнә, Мөслим, Теләче, Чистай, Кукмара, Питрәч һәм Балтач районнары укучылары иң актив катнашкан. Андрей Поминов әлеге районнарның мәгариф бүлеге башлыкларына рәхмәт хатларын тапшырды.
Источник: Мукминов М.Н.
К списку новостей














