• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108
Телефон: +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90
E-Mail: G.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Балтасинская гимназия»
Руководитель: Миннемуллин Айгиз Рафилович
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: 594 обучающихся/ 594 укучы
У нас учат: 57 учителя/ 57 укытучы

Новости

XVIIнче “Яшь программист” республика конкурсы

Опубликовано: 16.05.2013

10-16 май көннәрендә, Байтик компьютер лагерендә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган, информатика фәне буенча үткәрелә торган иң зур бәйгеләрнең берсе  XVIIнче “Яшь программист” республика конкурсы булып узды.  Әлеге бәйгедә Балтач районы буенча сайлап алынган Балтач гимназиясенең 9нчы сыйныф укучылары Аветисян Давид “Prezi ярдәмендә эшләнелгән компьютер презентацияләре”  номинациясендә һәм Гафиятуллин Айнур “Web-сайтлар” номинациясендә чыгыш ясадылар.  Бу конкурста республикадан барлыгы 156 укучы чакырулы иде. 6 көн буе конкурсантлар төрле мастер-класслар карадылар, проектларын якларга өйрәнделәр һәм  кискен көрәштә көч сынаштылар. Гафиятуллин Айнур “Web-сайтлар” номинациясендә “проектны оригиналь итеп эшләгән өчен” Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгының мактау грамотасына ия булды. “Яшь программистлар” бәйгесендә уңышлы катнашып,  Татнетны үстерүгә өлеш керткәне өчен “Татарча иншалар сайты”(http://insha.ru) проекты белән Рәхмәт хатына ия булды. Шулай ук “IT-Jump” проектында катнашу өчен сертификат белән бүләкләнде. Ә иң куанычлысы - Аветисян Давид “Prezi” ярдәмендә эшләнелгән компьютер презентацияләре” номинациясендә Iнче урынны яулады һәм ICL компаниясе әзерләгән кыйммәтле бүләккә ия булды.  Һәр ел саен бу бәйгедә актив катнашып килгән һәм җиңүләр яуларга ирешкән гимназиянең укучыларын һәм аларның җитәкчеләре информатика фәне укытучысы Мукминов Марат Наил улын зур уңышлары белән котлыйбыз. Балтач районы һәм гимназиянең данын алга таба да якларсыз һәм тагын да зур җиңүләр яуларсыз дип ышанып калабыз!


Источник: Мукминов М.Н.

К списку новостей