МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Гимназиядә Тукай көне
Опубликовано: 27.04.201326 нчы апрель көнне, бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көне уңаеннан, гимназиябездә “100 гә 1” интеллектуаль уены үткәрелде. Уенда Остазлар,укытучылардан төзелгән команда, һәм Шәкертләр- укучылар- командасы катнашты. Уенда Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле сорауларга җаваплар эзләделәр. Бию дәресләрен алып баручы Р.Каюмова һәм 11нче Б сыйныфы укучысы А. Гарифуллинның бергәләп биюләрен хозурланып карадылар, информатика укытучысы М.Мөэминов һәм 9нчы А сыйныфы укучысы Д.Аветисянның яз темасына төшерелгән фоторәсемнәре белән таныштылар. Ярышы-ярыша Тукай сүзләренә язылган һәм татар халык җырларын башкардылар. Уенда Шәкертләр командасы җиңүче булды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз. Остазларга һәм Шәкертләргә матур мизгелләр бүләк иткәннәре өчен, ә тамашачыларга җанаткан өчен рәхмәт җиткерәбез.
Источник: Ахметова Р.Ш,
К списку новостей














