МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Татар теле атналыгы
Опубликовано: 16.02.2013
Февральнең 11нән 16 сына кадәр гимназиядә татар теле атналыгы булды. Атналыкта төрле чаралар, бәйгеләр уздырылды. Укучыларыбыз актив катнашты: татар тел белеме өлкәсендәге белемнәрен күрсәтте, иҗат итте. Төгәл һәм үзенчәлекле эшләр билгеләп үтелде, җиңүчеләр билгеләнде.
Шигырь язу бәйгесендә Вәлишина Чулпан( 7А), Хөсәенова Илһамия (11А), Мифтахова Илзилә (8А), Сабирова Зөһрә (9А) җиңүчеләр дип табылды.
”Табигатьне саклыйк» дигән иншалар бәйгесендә урыннар 3 номинациядә чыгарылды:
“Хыялый инша” номинациясендә -Хәбибуллина Гүзәл(10А), “Шигъри инша» номинациясендә- Хөсәенова Илһамия, “Бай мәгълүматлы инша” номинациясендә- Нуриева Алсинә (5А).
Китапны бик кызыксынып укучылар дип, Галиева Диләрә (5А), Габделганиева Илсинә (7А) танылды.
“Тамчы-шоу” уенында Закирова Розалина(6Б) һәм Мөхәммәдиев Алмаз(6Б) иң күп җавап бирүчеләр булды.
Атна дәвамында укучыларыбыз сүзлекләрдән, әдәби китаплардан төрле кызыклы биремнәр үтәде. “Татар теле, татар иле яңалыклары” дигән көндәлек стенгазета һәм “Тел күрке –сүз” күргәзмәсе белән дә таныштылар.
Источник: Ахметова Р.Ш.
К списку новостей














