МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Волейбол ярышы
Опубликовано: 16.10.201813нче октябрь көнне "Балтач спорткомплексы"нда 2004-2005нче елгы укучылар арасында район буенча волейбол ярышы узды. Ярышта Балтач гимназиясе кызлары командасы беренче урын яулады. Бу җиңү безгә бик авыр бирелде. Хәлиткеч уеннарның берсе Пыжмара командасы белән иде, ләкин бернигә дә карамастан, без, үзебезнең көчебезгә ышанып, беренче урынга лаек булдык. Башка елларда җиңә алмаган Кенә командасын да өченче урынга калдырдык. Бу җиңү гимназия тарихында күп елларга истәлек булып калыр дип ышанып калабыз. Җиңү яулауда тренерыбыз Фәридә Савиловнаның хезмәте зур булды. Аңа олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Республика ярышларында да безгә уңышлар юлдаш булсын иде! Гимназиянең егетләр командасы да сынатмады: 2нче урын яулады. Аларны да бу җиңүләре белән котлыйбыз.
Источник: Хәлиуллина Исламия,8нче б сыйныфы укучысы
К списку новостей














