МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Әниләр көненә багышланган бәйрәм
Опубликовано: 28.11.201722нче ноябрьдә без, гимназиянең 7нче а сыйныфы укучылары, Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрдек. Бу чарага ике атна элек әзерләнә башладык. Үз кулларыбыз белән, эченә конфет салып, матур чәчәкләр ясадык. Көндез үк салатлар ясадык, табын әзерләдек. Классның мәдәни тормышы өчен җаваплы Шәмсетдинова Нәргизә белән Зиннәтуллина Алсу бәйрәмнең сценариен төзеде, уеннар әзерләде. Сыйныфташларыбыз шигырь, бию, җыр өйрәнделәр, уеннар әзерләде. Менә, ниһаять, бәйрәм көне. Әниләр барысы да һәм чәй эчү өчен тәм-томнар тотып килеп җитте. Аларның кәефе күтәренке. Арина һәм Эльвина бәйрәмне башлап җибәрде. Безнең сыйныфның иң матур кызлары hәм малайлары татар халык биюен башкардылар. Ике чибәр кызыбыз - Бәдретдинова Сөембикә белән Мортазина Нәргизә "Әнкәй” дигән җырны җырладылар. Тимур, Рүзәл, Раян, Илнур шигырь сөйләде. Күп бәйгеләрнең җиңүчесе Әүбәкерова Зәлия дә җырлады. Болар Алинә һәм Диләфрүз үткәргән уеннар белән аралашып барды. Концерт өлешеннән соң әниләребезгә үзебез ясаган чәчәкләрне бүләк иттек. Аннан соң кадерлеләребезне табын янына чакырдык. Һәркем бәйрәмнән канәгать калды.
Источник: Габделганиева Ч.М.
К списку новостей














