МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Соңгы кыңгырау бәйрәме
Опубликовано: 25.05.2017Соңгы кыңгырау бәйрәмен кояшлы да, матур да көн белән каршы алдык. Гадәттәгечә Балтач гимназиясендә сыйныф укучыларын чакырганда аларга кыскача гына характеристика биреп, һәрберсенең шәпский бер ягын ассызыклыйлар. Иң зәвыклы, иң оригиналь, иң гүзәл һәм башка шундый төшенчәләр саналган мәлдә күлдә йөзгән аккошлардай егетләр һәм кызлар калган укучылар алдыннан үтте. Әлеге бәйрәмгә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, ветеран укытучылар, әти-әниләр тамаша кылды. Гимназия директоры Ренат Мөхәрләмов ел буе ирешелгән уңышлары белән уртаклашып, мактанырлык җиңүләребез бар дип горурланды. «Форпост» җитәкчесе Фердинанд Гыйлемҗанов ел буе әлеге юнәлештә яхшы эшләгән балаларны бүләкләп үтте. Унберенчеләрнең беренче сыйныф укытучылары алар белән булган истәлекләрен барлап, беренче дәфтәрләрен бүләк иттеләр. Беренчеләрнең унберенчеләргә әйтелгән сүзләре, багышланган шигырьләре һәркемнең күңелен күтәрде. Хөрмәтле укучылар, һәрбарчагызга имтиханнарыгызны уңышлы тапшырып, алардан чыкканда бәйрәмнән чыккандай үзегезне хис итәргә язсын.
Источник: Администрация
К списку новостей














