МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Сыерчыклар көтәбез
Опубликовано: 06.03.2017Кырларны, урамнарны кардан әрчеп, кояш нурлары һәм йөгерек гөрләвекләр белән уйнашып яз килә. Җылы яктан, сайрар кошларыбыз арасыннан беренче булып кайтучы, сыерчыклар килергә дә санаулы көннәр калып бара. Балтач гимназиясе укучылары да аларны түземсезлек белән көтә. Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында оештырылган чараларны “Өй бүләк ит” акциясе дәвам итте. Чараны Россия укучылары хәрәкәте активистлары һәм биология укытучысы Җәләлова Алсу Икрам кызы оештырды. Экологик материал белән бизәлгән бу ояларны кошкайлар үз итәрләр дигән өметтә калабыз. Ояларны ясап алып килгән укучыларга, булышкан әти-әниләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Килегез сыерчыклар! Түрдән узыгыз!
Источник: Габидуллина Ф.И.
К списку новостей














