МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
“Аҗаган-2017”
Опубликовано: 04.03.2017Хәрби-патриотик айлыкны төгәлләүче чара буларак 4 нче март көнне Балтач гимназиясендә “Аҗаган-2017” уены уздырылды. Иртән башланган бу чарада һәрбер укучы бик теләп катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары эстафета, мина эзләү, беренче ярдәм һ.б кызыклы станцияләрне үттеләр. Нәтиҗәдә 1 нче урынга 4 нче А сыйныфы чыкты. 2 нче урын 2 нче А сыйныфында, ә 3 нче урынны 3 нче А белән 4 нче В сыйныфлары бүлеште. 5 нче һәм 11 нче сыйныф укучылары 3 төркемгә бүленде. Беренче ярдәм, граната ату, учак ягу, мылтыкны вакытка сүтеп җыю станцияләрен укучылар аеруча ошатты. 5 нче һәм 6 нчы сыйныфлар арасында 1 нче урын – 6 нчы Вга, 2 нче урын – 5 нче А га, 3 нче урын 6 нчы А сыйныфына бирелде. 7 нче һәм 8 нче сыйныфлар арасында зур аерма белән 1 нче урынны – 7 нче А сыйныфы алды. 2 нче урын исә – 8 нче Б га, ә 3 нче урын 7 нче Б сыйныфына бирелде. Өлкән төркемдә 1 нче урынны – 9 нчы Б алды. 2 нче урынга – 10 нчы сыйныф, ә 3 нче урынга 9 нчы А сыйныфы лаек дип табылды. Котлыйбыз! Афәрин!
Источник: Габидуллина Ф.И.
К списку новостей














