МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Рәхмәт сиңа, гимназия!
Опубликовано: 07.02.2017Кеше гомерендәге онытылмас мизгелләрнең берсе – мәктәп еллары. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы… Менә шушы онытылмас хатирәләр аша Балтач гимназиясе 20 ел элек очырган беренче карлыгачларын кабат үзенә җыйды. Очрашуда мәктәпне 15, 10, 5 ел элек тәмамлаган сабакташлар һәм аларның укытучылары катнашты. Бәйрәмнең тантаналы өлеше гимназиянең актлар залында узды. Иң беренче булып сәхнәгә гимназиянең элеккеге укучысы, хәзерге көндә директор вазифасын башкаручы Ренат Камил улы Мөхәрләмов менде. Ул килгән барлык кунакларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Татарстанның җыр һәм бию ансамбле солисты Радик Шакировның чыгышы 20 ел элек укып бетергән укучыларның рәхмәт хисләре булып яңгырады. Аннары мәктәпне 1997 нче елны тәмамлаучылар күтәрелде. Җыр-моң, якты, матур теләкләр белән өч сәгатьтән артык барган кичә бер сулышта узды да китте. Беркем дә ялыкмады: балачак, яшьлек хисләреннән аерыласы килмичә утырды. Чыгыш ясаучы һәркем (ә алар бик күп булды) оештыручыларга кат - кат рәхмәт әйтте. Яшь буын өчен дә бик файдалы булды бу чара. Аларга карап сокланып, горурлык хисләре кичерделәр, күпме мәгълүмат алдылар. “Гимназия тәрбияләде, кеше итте безне. Рәхмәт!”- дигән сүзләр кабат-кабат яңгырады. Чакыру хәбәре барып җитмәгән, яисә, ишетеп тә, төрле сәбәпләр аркасында килә алмаган сабакташлар да калды, әлбәттә. Яңадан очрашып, хезмәтләре белән дан казанган зур шәхесләр булган укучыларыбызны барларга һәм гимназия тарихын язуны дәвам итәргә насыйп булсын.
Источник: Габидуллина Ф.И., Идрисова Н.М.
К списку новостей














