• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108
Телефон: +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90
E-Mail: G.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Балтасинская гимназия»
Руководитель: Миннемуллин Айгиз Рафилович
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: 594 обучающихся/ 594 укучы
У нас учат: 57 учителя/ 57 укытучы

Новости

Соңгы кыңгырау

Опубликовано: 25.05.2012

 

   25 нче май көнне һәр мәктәптә “Соңгы кыңгырау” яңгырады. Районыбызның  332 чыгарылыш  сыйныф укучылары өчен ул соңгы тапкыр чыңлады. Алга таба аларны дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, урта һөнәри  һәм югары  уку  йортларына керү көтә.

    Районда, республикада  гына түгел, хәтта Рәсәй күләмендә  дә үзен сынап караган, фән үрләрен яулаганда  зур  җиңүләргә  ирешкән  һәм һәрвакыт  яңалыкка, камиллеккә  омтылучы  гимназия быел 26 укучыны  олы тормышка озаттты  (рәсемдә).

   Укучыларны линейкага  дәшеп, кыңгырау  чыңлады.  11 нче сыйныф  укучылары  җитәкчеләре  Лилия Исхакова  һәм Нурсия Идрисова белән мәйдан  түрендә  урын алгач, тәбрикләү сүзләре, чыгышлар әйтелде, соңыннан  тирә-якны шаулатып, “Соңгы кыңгырау”  яңгырады. Тантаналы  өлештән соң укучылар, укытучылар, әти-әниләр  һәм килгән кунаклар  актлар залына үтте. Биредә чыгарылыш сыйныф  укучылары тарафыннан концерт тәкъдим ителде.  Олы хөрмәткә  лаек  укытучыларга, балалар өчен һәрчак  янып яшәгән гимназия коллективына  рәхмәт   һәм хөрмәт хисләре мулдан булды бу көнне.

   Ә кичен, Балтач мәдәният узәгендә районның барлык чыгарылыш сыйныф укучылары җыелды.  Гаҗәеп күркәм бәйрәм  хакында  газетабызның киләсе  саннарында укырсыз.

 

                                                                                                         Хезмәт газетасы №42

                                                                                                         30.05.2012 г.



К списку новостей